ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 декабрь көнне чираттагы семинар “Чишмә” хуҗалыгында гамәлләштерелде. Бүгенге көндә ул җиргә нык басып торучылар сафында. Хәер, хуҗалыкның көрлеген аның терлекләреннән, гомумән, көнкүрешеннән дә фаразларга мөмкин. Шуңа күрә дә семинар күпмедер дәрәҗәдә күрсәтмә төс тә алды: өлге итеп кулланырлык, үрнәк итеп алырлык, үзеңдә булдырырлык эш - гамәлләр җитәрлек биредә.

Быел казанлылар үксез өлкәннәрне  яңа ел бәйрәме алдыннан  сөендерделәр.

Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Кар чистарту техникалары мондый сынауга әзер идеме?  Юлларны чистартуда проблемалар сакланамы? Җаваплы оешмалар үзләре юллардагы ситуацияне ничек бәяли? Сорауларны “Татавтодор” оешмасының Актаныштагы бүлеге җитәкчесе  урынбасары Нияз Шәрипҗановка юлладык, чөнки район территориясеннән үткән федераль юлларның, трассаларның, авылара юлларның торышына нәкъ менә шушы оешма җавап бирә.

Соңгы елларда кадрлар кытлыгы нык сизелә. Дәүләт структуралары, бизнес, социаль өлкә вәкилләре квалификацияле белгечләр җитмәүдән зарлана.

 

Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан Актаныш муниципаль районының яшьләр кадрлар резервын булдыру турында карар кабул ителде.

Шулай итеп, Актаныш кадрлар резервын әзерләү кысаларында 2020 елның 24-26 нчы гыйнварында "Яшьләр форумы"  узачак.

Ноябрь ае йомгакларына багышланган 24 форма-киңәшмә бүген Аккүз авылы мәдәният йортында гамәлләштерелде. Киңәшмә эшендә идарә белгечләре, хуҗалык рәисләре, авыл башлыклары,  КФХ җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашты.

Актаныш районында хуҗалык рәисләре катнашындагы семинарлар дәвам итә. Аның чираттагысы бүген "Чишмә" хуҗалыгында оешты. Хуҗалык бүген нинди сулыш белән яши? Проблемалары бармы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән кергәнме? Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән семинар шушы сорауларга ачыклык кертүне алмаксат итеп куйды. 

Район укытучыларының һөнәри осталыкта көч сынашулары дәвам итә. Бүген икенче санлы Актаныш һәм Пучы мәктәпләрендә “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең сайлап алу турлары бара.

Бәйгедә катнашучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес һәм төштән соң ачык дәрестән тыш чара үткәрергә тиеш. Дәресләрнең ФГОС таләпләренә җавап бирүе, укытучының инновацион методлар, технологияләр куллануы, балаларның дәрестә актив катнашуы- барысы да исәпкә алына.

Кызыл уылдык Яңа ел табынының яраткан һәм затлы ризыгы. Тик яхшы һәм тәмле кызыл уылдыкны ничек сайларга дигән сорау тумаган кеше юктыр. Кайсы җитештерүченекенә өстенлек бирергә?

3-6 яшьлек сабыйларның көнгә ике тапкыр кәбестәле ризык(икесе дә төшке ашта!) ашавын ничек аңлатып була?

Бала ашыймы бу ризыкны, әллә түгәләрме? Кем өчен файдалы бу?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International