Яңа ел табынына кызыл уылдык сайлау буенча белгеч киңәшләре

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Кызыл уылдык Яңа ел табынының яраткан һәм затлы ризыгы. Тик яхшы һәм тәмле кызыл уылдыкны ничек сайларга дигән сорау тумаган кеше юктыр. Кайсы җитештерүченекенә өстенлек бирергә?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кызыл уылдык сайлауда 5 киңәшен тәкъдим итә:

- Кызыл уылдыкны сайлаганда, ГОСТ нигезендә җитештерелгән һәм балык төре күрсәтелгән продуктка өстенлек бирегез. Шулай ук җитештерү урынын карагыз: аның Сахалин яки Камчатканыкы булуы мәслихәт.

- Әгәр банка үтәкүренмәле булса, консистенциясенә игътибар итегез, яхшы сыйфатлы уылдык ябышырга тиеш түгел, уылдык бөртекләре бер үк зурлыкта һәм формада булырга тиеш. Банканы әйләндереп тә карагыз, әгәр уылдык шунда ук ага башламаса, димәк, алырга була.

- Банкада сыеклык күп булырга тиеш түгел. Селкеткәндә тавыш чыга икән, мондый уылдыкны алмагыз.

- Уылдыкның саклану температурасын тикшерегез, уылдык 4 ºС тан 6 ºС температурада сакланырга тиеш. Гадәттә, суыткычта термометр була. Термометрны тапмасагыз, кибет хезмәткәрләреннән сорагыз.

- Банка кабарып торырга тиеш түгел һәм банкага төшерелгән барлык саннар уелып түгел, ә калкып торырга тиеш. Әгәр шулай икән, димәк, завод продукты. Шулай ук тарага зарар килмәгән булу шарт.

- Уылдыкның бәясенә карагыз, иң арзанлысын алмагыз. Үлчәп сатыла торган уылдык белән дә сак булырга кирәк, чөнки сез уылдыкның нинди шартларда саклануын белмисез.

Калай банкада уылдык сатып алганда, банканы ачканнан соң, уылдыкны башка савытка салыгыз, чөнки металл оксидлаша һәм уылдыкка тискәре йогынты ясый.

Бик игътибарлы булыгыз һәм сезгә күңелле бәйрәмнәр телибез.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International