Ноябрь ае йомгакларына багышланган 24 форма-киңәшмә бүген Аккүз авылы мәдәният йортында гамәлләштерелде. Киңәшмә эшендә идарә белгечләре, хуҗалык рәисләре, авыл башлыклары, КФХ җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашты.
Намуслы хезмәт нәтиҗәсен гәүдәләндергән символик ат сыннары 24 форма-киңәшмәдә үзләренә яңа хуҗа тапты.
Шәхси секторлардагы вәзгыятьне анализлау нәтиҗәсендә, терлекчелек юнәлешендә иң актив хәрәкәт иткән җирлек булып Такталачык танылды. Район башлыгы кулыннан алгарыш символын җирлек башлыгы Марс Мансуров кабул итеп алды.
Хуҗалыклар арасында иң нәтиҗәле эшчәнлек “Актаныш” агрофирмасында башкарылган. Аңлашылганча, атка да агрофирма ия булды.