Актаныш районында хуҗалык рәисләре катнашындагы семинарлар дәвам итә. Аның чираттагысы бүген "Чишмә" хуҗалыгында оешты. Хуҗалык бүген нинди сулыш белән яши? Проблемалары бармы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән кергәнме? Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән семинар шушы сорауларга ачыклык кертүне алмаксат итеп куйды.