ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ай нәтиҗәләре буенча, районда сөткә куелган иң түбән бәя Иске Сәфәр җирлегендә – 20 сум 06 тиен. Районда җитештерелгән сөт күләменә иң саллы өлешне керткән сәфәрлеләрне болай “зурлау”,  сезнеңчә, Гөлнара Зимфир кызы,  дөрес кебекме?  Бүгенге көндә җирлектә савылган сөтне өч шәхси эшмәкәр җыя. Ни өчен бер җирлектә сөтне  өч төрле бәядән кабул итәләр – бу сорау сезне бер генә дә борчымыймы?

Яшь көрәшчебез Фарис Хуҗин һәм тренеры Илфир Әнвәров әлеге чарада катнашып, “Ел спортчысы-2019” булып танылдылар һәм бүләкләнделәр.

Бүген – 19 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә  җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов халыкның хакимият белән төп контактлары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә булуын һәм республика җитәкчелегенең муниципалитетлар эшен югары бәяләвен билгеләде.

Җиңүчеләр арасында Актаныш районының өч авыл җирлеге бар.

Яңа автомобильләргә Күҗәкә, Пучы, Чалманарат авыл җирлеге башлыклары лаек булды.

Руслан Краснов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле башкала кунаклары  үксез өлкәннәрне  яңа ел бәйрәме алдыннан  сөендерергә уйлаган.

Бөтендөнья татар конгрессы төрле төбәкләрдә җитештерелгән милли ризыклар күргәзмәсен оештырды.

Күргәзмәгә "Татар табыны-2019" бәйгесендә өченче урын яулаган Апач авылы кызы Айзилә Рәхмәтуллина чакыру алган.

Район мәктәпләрен колачлаган олимпиадада 91 укучы катнашып, аларның утызы бүген “Яшьлек” МҮдә хөрмәтләнде.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча «Периодик матбугат чараларында иң яхшы публикация» номинациясендә Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Газизова хөрмәтләнде.


18
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

17 декабрь көнне  Актаныш сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә шөгыльләнүче балалар катнашында "Үткәннәрне сагынып" дип исемләнгән җыр кичәсе үтте.

Шөкер, тырыша торгач, елның да ахырын җиткердек.  Кайбер җирлекләрдә терлек хәрәкәте ел дәвамында уңай динамикага ирешә алмады. Хәзер инде моны үзгәртергә тырышасы да юк - 12 айда булдыра алмаганны 12 көндә генә булдырып булмауга иманым камил.

Начар метеорологик күренешләр:

19 декабрьдә көнбатыш районнардан башлап кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, урыны белән көчле. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Болытлы һава, төнлә аязучан.

Төнлә бераз кар, юеш кар.

Иртән һәм көндез явым-төшем, юеш кар һәм яңгыр.

Төнлә һәм иртән урыны белән буран, томан, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 8-13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-3, максималь көндез +1..+4.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International