17 декабрь көнне Актаныш районында гамәлләштерелгән 24 форма- киңәшмәдә, гадәттәгечә, шәхси сектордагы терлек хәрәкәтенә аерым анализ ясалды. Бу өлкәдәге вәзгыять белән залда утыручыларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова таныштырды.
Шөкер, тырыша торгач, елның да ахырын җиткердек. Кайбер җирлекләрдә терлек хәрәкәте ел дәвамында уңай динамикага ирешә алмады. Хәзер инде моны үзгәртергә тырышасы да юк - 12 айда булдыра алмаганны 12 көндә генә булдырып булмауга иманым камил.
Шулай да ел эчендә Актаныш районының шәхси секторында мөгезле эре терлекнең мал-баш саны 919га арткан. Шул рәвешле, 1 декабрьгә 12 032 баш терлек белән аяк бастык. Ел дәвамында терлек санын арттыруда районның үз лидерлары билгеләнде. Иске Сәфәр, Әтәс, Аеш, Актаныш, Чалманарат, Такталачык, Киров, Усы җирлекләре әнә шундыйлардан. Мөгезле эре терлекнең мал-баш санын киметүчеләр исемлегендә исә үз позицияләрен Татар Суыксуы һәм Иске Айман җирлекләре “ныгыткан”. Гомумән, Татар Суыксуы җирлегенең терлек асрауга булган карашы соңгы арада бөтенләй аңлашылмый: ни җирлектәге хуҗалыкта, ни шәхси секторда уңай динамика юк. Шәһәрчә яшәүгә омтылумы бу, хөрмәтле суыксулылар, әллә башка сәбәпләр бармы?
12 032 баш мөгезле эре терлекнең өчтән берен диярлек сыер малы тәшкил итә. Аларның саны 4 641гә тәңгәл. Узган ел белән чагыштырганда, район буенча сыерлар 38 башка кимегән, ноябрь аенда да 6 хуҗалык сыерын бетергән.
Декабрь аенда шәхси хуҗалыкларда 16 522 сарык, 1 852 кәҗә малы теркәлгән. Атларның да артуын билгеләп үтте Рәйхан Флүс кызы.
Җирлекнең айлык эшчәнлегенә бәя биргәндә, беренче чиратта нәкъ менә терлек хәрәкәтендәге динамика игътибарга алына. Мөгезле эре терлекне арттыру юнәлешендә бернинди чара да күрмәгән җирлек, билгеле, алдынгылыкка дәгъва кыла алмый. Рейтингта шулай ук сөт сату, дәүләт ярдәменнән файдалану кебек күрсәткечләр дә бар. Кыскасы, авыл җирлекләре бүген берничек тә сыйсыз кала алмый. Сыерга – авыл, авылга - сыер кирәк.
Такталачык, Аеш, Иске Сәфәр, Әтәс, Иске Богады җирлекләрендә яшәүчеләр моны яхшы аңлыйлар. Шуңа күрә дә алар рейтингның югары баскычларында. Гомуми нәтиҗәләр буенча ат сынына Такталачык авыл җирлеге лаек дип табылды. Алгарыш символын район башлыгы Энгель Фәттахов җирлек башлыгы Марс Мансуровка тапшырды. Ә менә Татар Суыксуы, Иске Байсар, Мәсәде җирлекләре 2019 елны кызыл зонада тәмамлады. Юк, җәмәгать, булмый инде булмагач…