Актанышның Күҗәкә, Пучы, Чалманарат авыл җирлеге башлыкларына ТР Президенты автомобиль ачкычлары тапшырды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген – 19 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында еллык республикакүләм смотр-конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә  җиңү яулаган муниципаль берәмлекләргә автомобиль ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов халыкның хакимият белән төп контактлары нәкъ менә муниципаль дәрәҗәдә булуын һәм республика җитәкчелегенең муниципалитетлар эшен югары бәяләвен билгеләде.

Җиңүчеләр арасында Актаныш районының өч авыл җирлеге бар.

Яңа автомобильләргә Күҗәкә, Пучы, Чалманарат авыл җирлеге башлыклары лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International