Җитештерелгән продукциягә тиешле бәя кирәк, дия-дия, 2019 елны да төгәлләп киләбез. Авылларда тормыш дәвам итә анысы, туктап тормый. Тик инде элеккеге кебек һәр лапастан сыер мышнаган, бозау мөгрәгән тавыш ишетелми, йорт нигезләренә сеңгән сөт исен – муллык исен оныта башладык. Хәер, бер литр сөт бер литр бензин бәясе дә тормагач, мең газап белән сыер асрауның мәгънәсе дә калмый шул инде. Ишегалдыңа килеп, бер литрын 25-30 сумнан алып китсәләр, кайберәүләр бүген дә берне түгел, берничә сыер асрар иде дә бит, тик юк, сөткә куелган бәя авыл халкы канәгатьләнерлек түгел. Озак еллар ияләнгән гадәт буенча шәхси хуҗалыгында сыер асрап азапланганнарның соңгы өметләрен дә “кисә” сөт бәясе. Бу кадәрле мәшәкать белән үзеңә зыянга сыер кадәр сыер тотып булмый шул инде.
Ноябрь ае йомгакларына багышланган 24 форма-киңәшмәдә дә шәхси секторлардан җыелган сөт бәясе “авырткан” урынга әверелде. Шулай да кышкы чорга кергәч, сөткә бәя бераз хәләйгән кебек, аның каравы, кышлыкта сөт үзе кимегән. Ноябрь аенда Күҗәкә, Пучы, Яңа Әлем, Теләкәй, Усы, Актаныш авыл җирлекләре сөт тапшыру буенча кызыл зонга эләккән. Сөт җитештерү һәм аны тапшыру буенча лидерлар сафында Иске Сәфәр, Кәзкәй, Чалманарат, Такталачык, Киров җирлекләре.
Узган айда район буенча сөткә куелган уртача бәя – 20 сум 85 тиен. Берәүләргә бу бәя шактый түбән кебек тоелса, Иске Сәфәр халкы, мөгаен, савылган сөтен бик рәхәтләнеп әлеге суммага тапшырыр иде. Ай нәтиҗәләре буенча, районда сөткә куелган иң түбән бәя нәкъ менә шушы җирлектә – 20 сум 06 тиен. Районда җитештерелгән сөт күләменә иң саллы өлешне керткән сәфәрлеләрне болай “зурлау”, сезнеңчә, Гөлнара Зимфир кызы, дөрес кебекме? Авыл халкының мәнфәгатьләрен җирлек башлыгы кайгыртырга тиеш дип беләм, әллә ялгышаммы? Бүгенге көндә җирлектә савылган сөтне өч шәхси эшмәкәр җыя. Ни өчен бер җирлектә сөтне өч төрле бәядән кабул итәләр – бу сорау сезне бер генә дә борчымыймы? “Саф” хуҗалыгы 19 сум 50 тиен белән җыйса, Әмиров бер литр сөткә 20 сумны тәкъдим итә, Сәйфетдинов халыкны 20 сум 50 тиен белән сөендерә. Әмма бу бәяләрнең берсе дә районның уртача күрсәткече дәрәҗәсенә җитмәгән. Актанышбаш, Актаныш, Уразай, Усы, Иске Айман, Иске Богады, Әтәс, Аккүз, Теләкәй, Такталачык, Яңа Әлем җирлекләрендә асралучы сыерлар да сөтләрен сизелерлек түбән бәягә бирә. Маллар үзләре моны белмәсә дә, бу фактны хуҗаларына җиткерәсе килә. Көнне төнгә ялгап куйган хезмәтегез кызганыч түгелме, авыл апалары, агайлар? Ни өчен Иске Байсарда шул ук сөтнең бер литры 24 сумнан, Чуракайда – 22, Чалманаратта – 21 сум 16 тиен, Татар Ямалысы, Татар Суыксуы, Пучы, Күҗәкәдә – 21 сум, Югары Яхшыйда – 20,90 тиен, Киров авыл җирлегендә 20 сум 86 тиеннән кабул ителә ала да, сезнең җирлектә шәхси эшмәкәрләр сөтне су бәясеннән җыя? Ни өчен сез хәләл хезмәт нәтиҗәгезне алар куйган бәягә тапшырасыз? Тапшырасыз икән, димәк, бу бәя сезне канәгатьләндерә килеп чыга түгелме?
Гомумән, район хуҗалыкларында савылган сөт күләменең даими “чайкалып” торуын 24 форма-киңәшмә барышында Энгель Фәттахов тәнкыйть утында тотты. Бер көнне арткан сөт икенче көнне кими икән, юк, җәмәгать, монда сыер малының бер генә гаебе дә юк. Сәбәпне, бәлки, сыер җилененнән түгел, үзебездән эзләргә вакыт җиткәндер. Терлекчелек, сөтчелек юнәлешендә күпләргә өлге күрсәтеп килгән Актаныш сөте чиләктәге су кебек чайкалып торырга тиеш түгел.