Картлар йорты... Биредә үксезләр үзләренә сыеныр урын тапкан. Язмышларына шулай язылган шул - картлар йортына караучысыз калганнар гына түгел, моңарчы дөнья җимертеп эшләгән, гаилә корган, балалар үстергән, оныклар тәрбияләшкән карт-карчыклар да, артык кашыкка әйләнеп, килеп эләккән. Алар балалар йортларындагы ятим балалар кебек. Тик ятимнәр ул йортта үсеп, канат чыгарганчыга кадәр көн күрсә, карт-карчыклар өчен картлар йорты ул соңгы тукталыш....
.jpg)
Бер гаилә булып яшәгән үксезләр янына кунаклар еш килә. Аеруча көтеп алганнары, мөгаен, башкала кунакларыдыр. Биш ел дәвамында Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре Пучы картлар һәм инвалидлар йортына даими ярдәм күрсәтеп тора. Бу юлы да алар өлкәннәргә телевизор,кулер, кием-салым, куртка-пальтолар, аяк киемнәре, китаплар, аслык һәм медикаментлар алып килделәр.
.jpg)
Руслан Краснов билгеләп үткәнчә, шул рәвешле башкала кунаклары үксез өлкәннәрне яңа ел бәйрәме алдыннан сөендерергә уйлаган.
.jpg)
Алар картлар белән якыннан аралашып, тәмләп сөйләште, өлкәннәрнең сүз-моңнарын тыңлады, хәлләрен белеште.
.jpg)
Пучы җирлегендә урнашкан “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре дә бу көнне биредә тәрбияләнүчеләргә музыкаль чыгышларын бүләк иттеләр.
.jpg)