Казанның «Корстон» комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумының пленар утырышы узды. Утырыш алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы төрле төбәкләрдә җитештерелгән милли ризыклар күргәзмәсен оештырды.

Күргәзмәгә "Татар табыны-2019" бәйгесендә өченче урын яулаган Апач авылы кызы Айзилә Рәхмәтуллина чакыру алган. “Татар табыны "конкурсында Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 40 лап хатын-кыз катнашып, 700 төрле ризык тәкъдим иткән иде.
Айзилә форум күргәзмәсендә үзе әзерләгән кырым пәхләвәсе һәм бизәкле күмәч тәкъдим итте.

Уңган куллы райондашыбызга ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә күңел көрлеген югалтмыйча, актив тормыш белән яшәвен телибез.