19 декабрьгә һава торышы

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр:

19 декабрьдә көнбатыш районнардан башлап кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем, урыны белән көчле. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:

Болытлы һава, төнлә аязучан.

Төнлә бераз кар, юеш кар.

Иртән һәм көндез явым-төшем, юеш кар һәм яңгыр.

Төнлә һәм иртән урыны белән буран, томан, бозлавык.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көчәйгәндә секундына 8-13 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-3, максималь көндез +1..+4.

Юлларда бозлавык, урыны белән көчле

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International