19 декабрь көнне Актанышта рус әдәбияты фәне буенча үткәрелгән олимпиаданың муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары аталды. Район мәктәпләрен колачлаган олимпиадада 91 укучы катнашып, аларның утызы бүген “Яшьлек” МҮдә хөрмәтләнде.
Укытучы - экспертлар һәр сыйный биремнәренең үтәлеше буенча анализ ясады, хата-кимчелекләр билгеләнде.
Бүләкләү тантанасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.