Быелгы кыш үз вазыйфаларына көттереп кенә тотынса да, кичәле - бүгенле яуган юеш кар бигрәк тә юлда йөрүчеләргә шактый мәшәкать тудырып өлгерде. Эшкә ашыгучылар беренче кыенлыклар белән иртәнге сәгатьләрдә үк очрашты: махсус техника кичтән үк юлларны кардан арындырырга тотынуга карамастан, урыны-урыны белән кар күмгән юллар шактый иде район территориясендә. Көн дәвамында яуган кар вәзгыятьне тагын да катлауландырды.
Кар чистарту техникалары мондый сынауга әзер идеме? Юлларны чистартуда проблемалар сакланамы? Җаваплы оешмалар үзләре юллардагы ситуацияне ничек бәяли? Сорауларны “Татавтодор” оешмасының Актаныштагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Нияз Шәрипҗановка юлладык, чөнки район территориясеннән үткән федераль юлларның, трассаларның, авылара юлларның торышына нәкъ менә шушы оешма җавап бирә.
- Бүгенге көндә юлларга биш техника куелган. Аларның махсус тагылма кораллары бар. Юлларны чистарту буенча проблемалар юк. Яуган карны чистартып барырга тулысынча җитешәбез. Билгеле, өстән явып торганда, юлларны минутында чистартып бетерү мөмкин түгел. Төп эшләр кар туктагач башкарылачак, - дип, вәзгыятькә ачыклык кертте Нияз Илфак улы.
Баксаң, юл чистартуның үз таләпләре бар икән. Беренче чиратта төп игътибар район территориясендәге федераль юлларга юнәлтелә. Бу аңлашыла да, ни өчен дигәндә, ул юлларда техника хәрәкәте көчле. Юл чистартылмау нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл килеп чыкса, хәрәкәт туктап, бөкеләр хасил булырга мөмкин. Икенче чиратта чистарткыч техника Актаныш - Пучы һәм Актаныш - Мөслим трассаларына керә. Бары тик шуннан соң гына авылара юллар кардан арындырыла. Шуны да дөрес аңларга кирәк: кар явып торганда, сәгать саен авылларга илтүче юлларны чистартып тору берничек тә башкарып чыга торган эш түгел.
- Гомумән, таләп буенча, райондагы юллар кар-буран туктаганнан соң алты сәгать эчендә тәртипкә китерелергә тиеш. Безне дә аңлагыз. Бөтен булган техника юлларга чыгарылган, максат – мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлы эш оештыру,- дип, район халкына мөрәҗәгать итте Нияз Шәрипҗанов.
Кыш әле башланды гына. Һава торышы нинди көтелмәгән “сюрпризлар” әзерләвен дә төгәл белеп булмый. Шуңа күрә, хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, машина йөртүчеләр, юлларда сак һәм игътибарлы, бер-беребезгә ихтирамлы булып йөрсәк иде!