Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Актаныш районында социаль юнәлештәге программаларның уңышлы гына эшләп килүләрендә ЗАГС хезмәткәрләренең дә өлеше зур. Нәкъ менә сез һәр гаилә оешуның башлангычында торасыз, гражданлык халәте актларын теркәү өлкәсендә, аларның конституцион хокукларын яклауны тәэмин итү буенча максатчан юнәлештә эшләр алып барасыз.
Эшчәнлегегез буенча, сез, кеше гомеренең иң шатлыклы да һәм иң авыр чакларында да аларның рухи ярдәмчеләре булып торасыз.
Киләчәктә дә ныклы иҗтимагый сәясәт алып барып, районда теркәлгән гаиләләр, туучылар, күп балалы гаиләләр саны артуда, демографик хәлне яхшыртуда эзлекле эшләрсез дип ышанам. Йөкләнелгән эшләрегезне югары җаваплылык белән тиешле һөнәри дәрәҗәдә үтәвегез мактауга лаек, сезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшләрегездә яңадан-яңа уңышлар теләп калам!