БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Пучы картлар йортына Яңа ел күчтәнәчләрен Казаннан ук китерделәр (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бер гаилә булып яшәгән үксезләр янына кунаклар еш килә. Аеруча көтеп алганнары, мөгаен, башкала кунакларыдыр. Биш ел дәвамында Федераль Казначылыкның ТР буенча хезмәткәрләре Пучы картлар һәм инвалидлар йортына махсус килеп,  өлкәннәргә телевизор, киемнәр, куртка-пальтолар, аяк киемнәре, китаплар, аслык һәм медикаментлар тапшыралар. Быел казанлылар үксез өлкәннәрне  яңа ел бәйрәме алдыннан  сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International