ЧИРАТ – “ЧИШМӘ” ХУҖАЛЫГЫНДА: Терлеге көрнең эше дә гөрли

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Актаныш районының терлекчелек тармагы ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый. 12 ай дәвамында игътибар үзәгендә ул. Хуҗалыкларда даими төс алган семинарлар да моңа ачык мисал.

Җәмгыятьләр бүген нинди сулыш белән яши? Аларның чишелми калган проблемалары юкмы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән кергәнме? – район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелеп килүче семинарлар шушы сорауларга ачыклык кертүне алмаксат итеп куя. Өстәвенә, хуҗалык рәисләрен туплаган мондый очрашулар тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен җирлек буларак та кабул ителә.


17 декабрь көнне чираттагы семинар “Чишмә” хуҗалыгында гамәлләштерелде. Бүгенге көндә ул җиргә нык басып торучылар сафында. Хәер, хуҗалыкның көрлеген аның терлекләреннән, гомумән, көнкүрешеннән дә фаразларга мөмкин. Шуңа күрә дә бүгенге семинар күпмедер дәрәҗәдә күрсәтмә төс тә алды: өлге итеп кулланырлык, үрнәк итеп алырлык, үзеңдә булдырырлык эш - гамәлләр җитәрлек биредә.


Семинарда катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркында, ындыр табагында булдылар, маллар тәрбияләнгән торакларны карадылар. Бар җирдә тәртип хөкем сөрә. Биредә терлек астына мул итеп түшәлгән салам да игътибарны үзенә җәлеп итә. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә хуҗалык басу-кырларга тирес чыгару белән мәшгуль.


- Башка елларда октябрь аенда төгәлли идек бу эшне. Быел сузылды. Әллә саламны, чыннан да, күбрәк җәябез инде?, - дип елмая хуҗа.

Аның каравы, маллар канәгать. Тәрбия күргән малларның продуктлылыгы да югары. “Чишмә” сөт җитештерү буенча районда лидерлык позициясен саклап кала алган хуҗалык буларак та игътибарга лаек. Бүген биредә тәүлегенә 10 тонна сөт җитештерелә. Сөтнең нигезендә дә, әлеге дә баягы, дөрес итеп оештырылган хезмәт бүленеше, системага салынган туклану ята.


Чишмәлеләр сөт җитештерүдә кукурузаның мөһим роль уйнавын да үз тәҗрибәләрендә сынап караган. Хуҗалык җитәкчесе Рәфыйк Сәхәбетдинов билгеләп үткәнчә, “Саф” хуҗалыгында үткән семинардан соң алар да малларның рационын кукуруза белән тулыландырган. Бу урында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров хуҗалык рәисләренә янә бер тапкыр кукурузаның әһәмиятен ассызыклады:


- Әгәр дә рационда аксымлы азык бар икән, кукуруза да булырга тиеш, ул мочевинаның күләмен киметү өчен кирәк – шуны истән чыгармагыз. Болай эшләмибез икән, сыерларның бавырын бетерәбез килеп чыга. Беренче чиратта – сыерларның сәламәтлеге, - диде ул, семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.


“Чишмә” хуҗалыгының лаборатория белән тыгыз элемтә урнаштыруы да үрнәк күрсәткеч. Продукция җитештерүгә киртә булган проблемаларны алар нәкъ менә лаборатор юл белән таба һәм аларны юкка чыгару өстендә нәтиҗәле эш алып бара. Лейкозны бетерү юнәлешендә дә аларның үз программалары бар. Тагын бер үрнәк – хуҗалыкта малларның мөгезен яндыру хәрәкәте уңышлы башкарылган. Биредә хезмәт куйган белгечләр дә алдынгы карашлы, кызыксынучан булулары белән аерылып тора. Моны Айдар Әнвәр улы да билгеләп үтте.


Семинар кысаларында “Чишмә” хуҗалыгының азык рационына анализ ясалды. Рацион лабораториядә төзелгән, тукландыру шуның нигезендә башкарыла. Терлек азыгы миксерларда болгатып бирелә. Азыкның туралышында артык зур кимчелекләр юк.


Бүгенге семинарда яңалык буларак сыерларның юылган тизәге дә тикшерелде.

Хәер, бу технология район өчен яңалык кебек кабул ителергә тиеш тә түгелдер, бәлки, чөнки анализ үткәрү өчен кирәк булган җиһазлар Актаныш лабораториясенә кичә генә кайтмаган. Аларның ни өчен шактый вакыт эшсез ятуы гына аңлашылмый.  Бүген инде булган җиһазлардан вакытында файдаланырга өйрәнеп киләбез кебек, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Айдар Әнвәр улы терлектән югары продуктлылык алуда нәкъ менә лаборатор тикшеренүләр әһәмиятле урын алуын  даими искәртеп тора.

Лаборатория мөдире Ленар Әгъләмов та бу юнәлештә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. Аның тарафыннан семинарларда терлек азыгына ясалган анализы хаталарны вакытында күреп, аларны төзәтү мөмкинлеге бирә. Инде хуҗалык белгечләрен дә шушы эзгә төшерүгә ирешсәк,  күп кенә югалтуларны булдырмый калып булыр иде. Хөрмәтле хуҗалык рәисләре, эшчәнлек оештырганда бу фактка җитәрлек дәрәҗәдә игътибар юнәлтсәгез иде.

Тизәк анализының әһәмияте нидә соң? Рацион төзүдә булган хаталарга нәкъ менә  тирес үзенчәлекләрен тикшерү тиз арада ачыклык кертергә сәләтле. Азык составында рубецта эреми торган протеин күләме артык түгелме? Протеин яки крахмалның структур компонентлары ни дәрәҗәдә? Азыкта туклыклы матдәләр яхшы үзләштереләме? Сыер җитәрлек күләмдә су эчәме? – әлеге сорауларга җавап тирестә ярылып ята. Тирес консистенциясе күп факторларга бәйле: организмдагы су күләменә,  ашказаны-эчәк тракты (пассажир) буенча азык массасын узуның дәвамлылыгына һәм озынлыгына, калын эчәклектә ферментацияләүгә.


Тукландыруны контрольдә тотуның тагын бер юлы – тирестәге эшкәртелмәгән кисәкчекләргә анализ ясау. Моның өчен яңа тиресне иләктә юалар. Әгәр тирес составында начар вакланган үсемлек клетчаткасы, бөртек яки аның өлеше күренә икән, бу азыктагы протеин һәм энергия белән тәэмин ителеш балансланмаган дигән сүз.


Алдагы семинарларда мондый төр анализларга терлекнең кан һәм сөт анализларын әзерләү дә бурыч итеп куелды.


“Чишмә” хуҗалыгында гамәлләштерелгән семинар башкаларыннан кыскалыгы белән дә аерылып торды. Кулга алып сөйләрлек кимчелекләр булмау да вакытны яңа калдырырга мөмкинлек бирде кебек. Югары күрсәткечләрнең чишмә башында исә хуҗалык дилбегәсен дистә еллар буена үзенең ныклы кулларында тоткан Рәфыйк Вагыйз улы тора, аның еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе, эш оештыра белү сәләте үзе үк күпләргә үрнәк. Хәер, җитәкче үзе “Чишмә” хуҗалыгын гадәти хуҗалык дип атады. Районның барлык хуҗалыклары да мондый гадәтилеккә ирешә алса иде ул, Рәфыйк Вагыйз улы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International