Иң яхшы укытучы кайсы мәктәпнеке- Районда “Ел укытучысы-2020” бәйгесе бара

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Район укытучыларының һөнәри осталыкта көч сынашулары дәвам итә. Бүген икенче санлы Актаныш һәм Пучы мәктәпләрендә “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең сайлап алу турлары бара. Бәйгедә катнашучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес һәм төштән соң ачык дәрестән тыш чара үткәрергә тиеш. Дәресләрнең ФГОС таләпләренә җавап бирүе, укытучының инновацион методлар, технологияләр куллануы, балаларның дәрестә актив катнашуы- барысы да исәпкә алына.

Жюри әгъзасы, икенче санлы Актаныш мәктәбе укытучысы Энҗе Моталлапова өченче ел рәттән коллегаларының һөнәрмәнлеген бәяли:

- Быел катнашучылар бәйгегә җитди әзерләнгәннәр. Узган елга караганда күп кенә яңа дәрес формалары, яңа методларны күрдек. Бу безне сөендерә. Укытучыларга иҗади уңышлар телибез.

“Ел укытучысы” район бәйгесе иртәгә дә зоналарда дәвам итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International