3-6 яшьлек сабыйларның көнгә ике тапкыр кәбестәле ризык(икесе дә төшке ашта!) ашавын ничек аңлатып була? Бала ашыймы бу ризыкны, әллә түгәләрме? Кем өчен файдалы бу? Үз күзләрем белән күрмәсәм, бәлки бу кадәр сорау тумас та иде.
Чалманарат мәктәбенең кечкенә генә кухня бүлмәсендә, кечкенә генә плитәгә кастрюльләр тезелгән. Мәктәп укучыларына да, бакча балаларына да ризык шушында әзерләнә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Бикмитова, идарәнең туклану буенча белгече Флорида Шәйморатова бу мәгариф оешмасын, уку елы башлангач, өченче тапкыр тикшерүләрен әйттеләр.
Мәктәп ашханәсендә чисталык барлыкка килгән, ди алар. Кухня диварларына кагыйдәләр язып элгәннәр. Әмма менюда бер төрле ризык, ә кастрюльдә икенче төрлесе пешә. Җитмәсә, беренче аш та, икенчесе дә –кәбестәле. Эльвира Бикмитова авыз итеп карады, бала кешесе түгел, аш-су пешереп караган хатын-кызга да ошамады ашның тәме дә, төсе дә, исе дә. Санпин кагыйдәләре буенча, ашханәдә пешкән ризык баланың аппетитын ачарлык хуш исле, матур булырга тиеш. Чалманарат әти-әниләре! Телдән язарлык тагын бер яңалык әйтәм сезгә! Ашханәдә балаларыгызны 2019 нчы елның сентябреннән декабренә кадәр мәгариф идарәсе тарафыннан расланмаган меню белән тукландыралар!
Берничә кат кисәтүгә карамастан, мөдир ханым РОНОга меню китермәгән, без барганда меню дәфтәре бөтенләй юк иде. “Эт- баш, сыер-аяк” – шушы була торгандыр. Яшелчә, җимешләр саклана торган складта да тәртип юк. Бакчаның йокы бүлмәсендә караватлар юньләп җыештырылмаган, мәгариф идарәсе белгечләре тагын әллә күпме кимчелекләр тапты. Бу тыштан ялтырап йөрүче күпләрнең эшчәнлегенә күләгә төшерә. Тикшерүчеләр кимчелекне таба да китә, ни өчендер хаталар гына төзәтелми, иң зыян күргәне- балалар!
Такталачык мәктәбе ашанәсендә туклану ике тапкыр оештырыла. Без пешекче икенче ашау әзерләгәндә килеп кердек. Белгечләр макарон белән сосисканың дөрес пешерелүен искәрттеләр.
Ашханәдәге чисталык, савыт-саба юу, продукция саклану кагыйдә буенча. Бакча өлешенең балыгы гына ит янына куелган. Яңа суыткыч сатып алгач, аерым урында сакларга вәгъдә итте мөдирә Гөлнур Шәмсиева.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Такталачык коррекцион мәктәп-интернаты ашханәсе район буенча тәҗрибә уртаклашу өчен иң үрнәк ашханәдер, мөгаен. Әлбәттә, әлеге уку йортының республиканың күптөрле органнары тарафыннан даими күзәтүдә булуын искә алырга кирәк. Ләкин ни генә димә, барысын да кадрлар- үз эшенә җаваплы караштагы хезмәткәрләр хәл итә. Менә 7 ел инде мәктәп ашханәсендә пешекче булып 20 ел Такталачык хастаханәсендә аш-су әзерләгән Кадрия Арсланова эшли. Шәфкать туташы Роза апа ризыкны ныклы контрольдә тота.
Директор Наилә Хаҗиева мәктәп-интернатта 40 бала укып- тәрбияләнүен, аларга көн саен ашау өчен дәүләт тарафыннан 198 сум 88 тиен акча бүлеп бирелүен, нормативның төгәл үтәлүен әйтте.
Мәктәп-бакча ашханәләренә рейдлар дәвам итә. Сездән дә кайтаваз-хәбәрләр көтәбез, әти-әниләр!