Сишәмбе брифингы: “Яшьләр форумы” кадрлар кытлыгын хәл итәрме?

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Соңгы елларда кадрлар кытлыгы нык сизелә. Дәүләт структуралары, бизнес, социаль өлкә вәкилләре квалификацияле белгечләр җитмәүдән зарлана. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан Актаныш муниципаль районының яшьләр кадрлар резервын булдыру турында карар кабул ителде. Шулай итеп, Актаныш кадрлар резервын әзерләү кысаларында 2020 елның 24-26 нчы гыйнварында Яшьләр форумы  узачак. Форумда ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР аграр яшьләр берләшмәсе һәм башка республикакүләм партнерлар белән берлектә районның уңышлы предприятиеләре, хуҗалык һәм оешмалары да эшчәнлеккә җәлеп ителә. Лекцияләр, интерактив уеннар, тренинглар аша яшьләр арасынннан иң-иңнәр сайлап алына.

10 финалистны Актаныш районы төрле югары уку йортларына җибәреп укытуны оештыра. Бу хакта сишәмбе брифингында район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров сөйләде.

Брифингта башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе буларак, фикерләрен җиткерде.

Мәгариф идарәсе мәктәп директорлары белән алдагы биш елга переспектив план төзү белән мәшгуль. Алар лаеклы ялга чыгасы укытучыларны барлый, кайсы фән белгечләренә мохтаҗлык булуын билгели. Аеруча химия, физика, математика кебек төгәл фән белгечләренә кытлык зур. Әгәр шушы белгечлекләрне сайласалар, мәктәп тәмамлаган яшьләргә районнан максатчан программа буенча югары уку йортында уку өчен юллама бирелә. Уку дәверендә ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Бу мөмкинлекләр турында райондагы чыгарылыш сыйныфы укучылары белеп торса иде.

Башкарма комитетның социаль һәм мәдәни агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров 2007 нче елда үткәрелгән “Яшьләр форумы”нда катнашкан, форум үткәрелү яшь кадрларның сәләтен ачарга ярдәм итәчәк, дип саный:

- Бүген райондагы мәдәният хезмәткәрләренең 50 проценты 45-50 яшьлекләр. Шуңа күрә кадрлар кытлыгы алдагы ун елда кискенләшәчәк. Бүген мәдәният юнәлеше буенча да максатчан укыту җайга салына. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга җибәрү мөмкинлеге бар. Район яшьләрен биш ел укыгач, кабат туган якта эшкә көтәбез. Киләчәкләрен мәдәният өлкәсе белән бәйләргә теләгәннәрне башкарма комитетның социаль агарту бүлегенә сөйләшергә чакырам.  

“ФОРПОСТ” оешмасы җитәкчесе Назыйл Латыйпов “Яшьләр форумы” программасы белән таныштырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International