ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Актаныш районында фән олимпиадаларының муниципаль этабы 8 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр аралыкта дәвам итте. 31 фән буенча гамәлгә куелган олимпиадаларда район мәктәпләреннән 2 485 укучы белемнәрен сынады. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 300гә күбрәк булуы белән игътибарга лаек.

Президентның Чыршы бәйрәмендә Актаныш районыннан уку алдынгысы булган 37 бала катнашты.

Аларны өч укытучы, шәфкать туташы һәм ДАИ хезмәткәре озата барды.

Бүген, 25 декабрь көнне, Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

 Кичә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында узган Яңа Ел тамашасы һәм дискотекадан соң Кыш Бабай күчтәнәчләр мул салынган каплары белән укучыларны сөендерде.

Шулай итеп, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Яңа Ел бәйрәмнәре башланды. 

КБО, универсам биналарында  сәүдә үзәкләрендә  сатып алучыларның хокукларын яклау буенча консультация үткәрелде, кулланучы хокуклары турында белешмәлекләр - брошюралар таратылды.

22 декабрь көнне Актаныш районы авыл җирлекләре командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр, иң яхшы уенчылар билгеләнде.

2019 елда соңгысы булып теркәлгән 25 форма-киңәшмә үзенең дәвамлылыгы белән дә аерылып торды. Ике сәгатькә сузылды ул. Монда, билгеле, чыгыш ясаучыларның регламент белән исәпләшмәве дә үз эшен эшләде. Әллә ел ахыры булганга, әллә башка сәбәпләр аркасында, залда утырган халыкның таркаулыгы сизелде. Игътибарның зур күпчелеге дә җыелышка түгел, ә куллардагы кәрәзле телефоннарга юнәлтелгән иде. Районның иң мөһим утырышларының берсе булып саналган 25 формада мондый битарафлык булырга тиешме?


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Актанышта авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте.  Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислек иткән чара бу юлы да күчмә формада планлаштырылып, ул Такталачык авыл җирлегендә оешты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы хастаханәләргә ашыгыч ярдәм машиналары һәм район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәпләргә 25 автобус тапшырды.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов башкалабыз Казанда узган тантаналы чарада катнашып, Президентыбыз кулыннан олы бүләкне кабул итеп алды.

 

Ризыклар электрон үлчәүдә үлчәнә, мәсәлән, әзерлек төркеменә йөрүче балаларга аш- 300 грамм, керпе- 70 грамм бирелергә тиеш икән, кечкенәрәкләргә кимрәк.

 Ризыклар- технологик картада язылган буенча. Иртәнге аштан проба алып, суыткычка куелган. Ярма, ит саклана торган складларда тәртип, чисталык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International