Президентның Чыршы бәйрәмендә Актаныш районының 37 уку алдынгысы катнашты

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген башкалабыз Казанда, «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне Яңа ел белән котлады.

Президентның Чыршы бәйрәмендә Актаныш районыннан уку алдынгысы булган 37 бала катнашты. Аларны өч укытучы, шәфкать туташы һәм ДАИ хезмәткәре озата барды.

Хәзерге вакытта укучылар юлда. Күтәренке кәеф белән, исән-сау кайтып җитүләрен телибез.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International