Бүген Актанышта авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислек иткән чара бу юлы да күчмә формада планлаштырылып, ул Такталачык авыл җирлегендә оешты.
.jpg)
Бүгенге көндә Такталачык дәүләт тәкъдим иткән субсидияләргә таянып, шәхси секторда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыруда алдынгы позицияләрне били. Бу хакта без алдан да хәбәр иткән идек. Бүгенге семинарның беренче өлешендә җирлек башлыклары нәкъ шушы юнәлеш буенча фикер алыштылар, бу нисбәттән җирлектәге дүрт шәхси хуҗалыкта булып, авыл халкының мал тоту бәрабәренә ирешелгән җитеш тормышларын күздән кичерделәр.
.jpg)
Киңәшмәнең икенче өлеше Такталачык авылы мәдәният йортында тәгаенләнгән иде. Биредә җирлек башлыклары үтеп барган елга гомуми нәтиҗә ясап, киләчәккә максат-бурычлар билгеләделәр, үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләштеләр.
Киңәшмәдә төп чыгышны район башлыгы урынбасары ясады.
.jpg)
Рәйхан Галимҗанова шәхси секторда терлек арттыруга бирелә торган субсидияләрнең максатчан файдаланылырга тиешлегенә басым ясады. Икенче елга бу юнәлештә хәрәкәт итәргә теләгән җирлекләргә документ хәстәрен алдан ук күреп куярга киңәш итте ул. Киләсе елда шәхси секторлардагы мал-баш санының исәбен алу күздә тотыла. Аеруча дәүләт ярдәме алган шәхси хуҗалыкларда саннар хилафлыгы булырга тиеш түгеллеге дә искәртелде җитәкче тарафыннан.
Рәйхан Флүс кызы шулай ук бик күп җирлекләрдә яшәп килгән лейкозлы терлек проблемасын да күтәрде. Авыру мал урынына сәламәтне алырга теләк белдерүчеләр өчен быел республикада шактый кулай программа гамәлгә куелган иде - лейкозлы терлекне тапшырганда, 10 000 сум күләмендә дәүләт ярдәме алу.
.jpg)
Әмма, ни кызганыч, Актаныш районында бу программа көтелгән нәтиҗәне бирмәгән, ел дәвамында нибары биш мал хуҗасы гына әлеге мөмкинлектән файдаланган. Аларның дүртесе – Иске Сәфәр җирлегеннән. Бу урында район башлыгы урынбасары җирлек җитәкчесе Гөлнара Сәйфетдинованы үрнәк итеп куйды:
- Хатын-кыз җитәкче булуына карамастан, субсидияләр мәсьәләсендә Гөлнара Зимфир кызы иң нәтиҗәле эш күрсәткечләренә иреште. Мин аны боз ваткыч белән тиңлим: каршылыкларны җиңеп, гел алга омтыла, куйган максатларга ирешеп бара, - диде Рәйхан Флүс кызы аның хакында.
.jpg)
Семинарда катнашучылар бүген Такталачык табиблык амбулаториясендә дә булдылар. Монда булу 23 декабрь көнне Актанышта үткән 25 форма-киңәшмәдән соң семинар планына кертелгән иде. Район күләмендә үлем очракларының сизелерлек артуы күзәтелә. Аеруча эш яшендәге буынның гүр иясе булуы аяныч. Үлем сәбәпләрен ачыклый башласаң, аларның күбесе хәмергә барып тоташа. Кызганычка каршы, гаиләләрнең таркалуында да, авыр гаиләләрнең саны артуның нигезендә дә нәкъ менә алкоголь ята. Шуңа күрә, эчкечеләрне, мәҗбүриләп булса да, дәвалый башларга кирәк. Бу, беренче чиратта, киләчәгебез өчен мөһим. Исерек буыннан айнык буын тумаячак.
Район башлыгы бу нисбәттән үз фикерен дә белдерде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Актаныш районында айныткыч булдырырга кирәк. Такталачык амбулаториясенең торышы белән танышу да шушы максаттан оештырылды.
- Гомумән, җирлекләрдә буш торган биналарны бер җирлек башлыгының гына баш бәласе дип кабул итәргә кирәкми. Бу барыбызны да борчый торган мәсьәлә. Демографик хәлнең кискен торуы да ел саен уңай нәтиҗәләр бирми. Җирлекләрдә, бала саны җитмәү аркасында, мәктәпләр ябыла. Аларны буш тотып, кыш көннәрендә җылытудан туктатабыз икән, сыйфаты да, кыяфәте дә калмый аларның. Шуңа күрә, буш биналарга, ничек булса да, яңа сулыш өрергә кирәк – бу хакта уйланып йөрсәгез, идеяләрегезне җиткерсәгез иде, - дип, залда утыручыларга мөрәҗәгать итте Рәйхан Галимҗанова.
Такталачык авыл җирлегендә гамәлләштерелгән районкүләм семинар –җирлек башлыклары өчен елны йомгаклау рәвешен дә алды. Шуңа күрә биредә авыллардагы яңа ел бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү, урамнарны, мәдәният йорты яннарын бизәү мәсьәләләре дә каралды. Халык саны елдан-ел кимүгә таба барган авылларда Яңа ел бәйрәмен оештыру соңгы елларда җирлек башлыклары өчен шактый авыр проблемага әверелеп бара кебек тоелды. Быел җирлекләрдәге бәйрәмгә әзерлекне бәяләгәндә, фантазия дә, утлар белән бизәлеш тә, мәдәният йорты янындагы территориядә кар сыннарының, шугалакларның булуы да, оригинальлек тә исәпкә алыначак. Бәлки, җирлекләргә мондый эшләрне куйганчы, аларның мөмкинлекләрен карап бетерергә кирәктер. Кар сыннары ясауны мәҗбүри рәвештә куюны җирлек башлыклары үзләре дә хуплап бетерми, чөнки бу эшкә җәлеп итәрлек хезмәткәр авылларда юк дәрәҗәсендә.
.jpg)
Моңа кадәр бу эш мәгариф оешмалары белән берлектә башкарылса, хәзер алар да укучыларны кар сыны ясауга җәлеп итәргә алынып тормый. Хәер, бала саны аз булган җирлекләрдә мәктәптәге 30-40 баланы кай җиргә өлгертәсең инде: дәресен укысынмы, имтиханга әзерләнсенме, кар сыны ясасынмы? Өстәвенә, җирлекләр 30 декабрьдә Актанышта үтәчәк Яңа ел бәйрәменә дә катнашырга тиеш. Быелгы бәйрәмнең төп үзенчәлеге - Кар бабайлар парады булачак. Булуын булыр ул, тик җирлек башлыклары бүген кар бабай костюмнарын каян, ничек табарга, дип баш вата. Кыскасы, Яңа ел бәйрәмен карап утыруы гына күңелле икән, дигән нәтиҗәгә килдем мин, аның эчке дөньясының бер як пәрдәсен күтәреп караганнан соң.
Семинарда Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров та сүз алды. Шунысы ошады: Марс әфәнде хезмәттәшләре алдында саннар белән чуарланган чыгыш ясамады.
.jpg)
Төп басымны җирлекне (хәер, шактый җирлекләрне) борчыган проблемаларга ясады башлык. Су трассаларында даими теркәлеп торган аварияләр халык өчен дә, трассаларны төзәтүчеләр өчен дә кыенлыклар тудыра. Күп җирлекләргә “Теплосервис” оешмасы хезмәт күрсәтә. Әмма ул һәр җирлеккә көн саен бер белгечен чыгарып бастыра алмый, чөнки проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Шуңа күрә киләчәктә бу мәсьәләне чишүнең башка юлларын эзлисе иде.
Марс Тимерхан улының судан башланган зары, көтелгәнчә, юлларга һәм социаль объектларга барып тоташты:
- Яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. Ә безнең Такталачык җирлегенә караган Түмерҗә авылында клуб ярымҗимерек хәлдә. Без инде аларга бәйрәмне урамда оештырырбыз дип торабыз. Шул авылга илтә торган 4 километр юл да урынлы борчу тудыра. Менә шушы проблемалар да уңай чишелеш көтә, - дип, җирлекнең яңа җитәкчесе, еллар буе көтеп тә, хәл ителмәгән мәсьәләләрне искә төшерде.
Юл проблемасын үзебез дә ишетеп кенә белмибез, Марс әфәнде. Мәктәп автобусы маршруты да каралмаган Түмерҗә юлыннан берүзе җәяү йөри торгач, Такталачыкта белем алучы бер укучы, шөкер, тугызынчы сыйныфка килеп җитте инде.
Менә шуларны уйлагач, Яңа ел бәйрәмен үткәрү, кар сыннары ясауның әллә ни зур проблема түгел икәнен аңлыйсың. Моңа кадәр булдырганны, быел гына сынатмабыз анысы – шикләнмим дә.
Эшлекле киңәшмә ахырында райондагы демографик торышны уңай якка үзгәртү юнәлешендә дә фикер алышты авыл башлыклары. Аның нәтиҗәсен икенче елга, бәлки, күпмедер тоемлый да башларбыз. Әлегә Яңа елны каршы алып, аны исән-имин үткәреп җибәрәсе бар.