Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләсе республика күләмендә җитди тора. Хәер, бу Актаныш районы мисалында да ачык чагыла. Районның шәхси секторлары терлек мал-баш санын арттыру юнәлешендә нәкъ менә дәүләт ярдәменә таяна. Аеруча соңгы елларда Актаныш республика тәкъдим иткән субсидияләрне куллану буенча күтәрелеш чоры кичерә.
.jpg)
Моны саннар да дәлилли: 2018 елда тана алу өчен бирелә торган субсидиягә район буенча 31 шәхси хуҗалык дәгъва кылса, быел бу күрсәткеч, өч тапкырга диярлек артып, 87не (!!!) тәшкил иткән. Шуларның 56сына 30 000 ар мең сумлык субсидияне республика хөкүмәте биргән. Калган 31 хуҗалык бу ярдәмне 2020 алып бетерәчәк. Актаныш районы хакимияте дә мал тергезергә теләүчеләргә ышанычлы ярдәм кулы сузган. Тана малы алган райондашларыбызга билгеләнгән 15 000 сум күләмендәге субсидия – Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы белән тормышка ашырылган ярдәм.
.jpg)
2015 елда башланып киткән хәрәкәтнең активлашуын райондашларыбыз үзләренчә аңлата: башта алар субсидия бирелүгә сәерсенеп караган. Ничек инде, дәүләт бушка акча тарата? Ничек икәнен чынлап аңларга теләүчеләр исә, ятып калганчы, атып кал дигәндәй, хәрәкәтнең беренче дулкынына кушыла. Кызыгып та, программага керергә йөрәкләре җитмәүчеләр исә беренчеләрне читтән күзәтә: янәсе, калкырлармы, батарлармы?
Шунысы сөенечле, терлек үрчетүне тормыш рәвешенә әверелдергәннәр батмый калуга ирешә. Алны-ялны белми башкарылган намуслы хезмәтнең тәүге җимешләре дә озак көттерми: йортка, сыер белән бергә, сые да, бәрәкәте дә иңә. Шул рәвешле субсидия алуның икенче, өченче агымына кушылучылар саны бермә-бер арта. 2019 ел нәтиҗәләре буенча бу юнәлештә иң нәтиҗәле эшчәнлекне Әтәс (16 баш тана), Иске Сәфәр (14 баш тана) авыл җирлекләре күрсәткән. Сәфәрлеләр Балтач районыннан күпләп тана кайтара алулары белән дә ота. Нәселле малларның югары сөт бирүчәнлеге җирлекнең сөт сәясәтенә дә уңай йогынты ясый. Күҗәкә, Аеш, Түке, Аккүз, Уразай, Иске Кормаш, Актаныш авыл җирлекләрендә дә дәүләт ярдәменә таянып тана алучылар саны арта.
Мини-ферма программасына кушылучылар саны буенча да Актаныш республика күләмендә рекордлы нәтиҗәгә ирешә. Быел барлыгы 39 шәхси хуҗалык мини-ферма буларак теркәлүгә тәүге адымнарын ясаган. Алар дәүләт тарафыннан мал торагы тергезүгә 200-400 мең күләмендә субсидия алган.
.jpg)
Бу юнәлештә иң актив хәрәкәт Такталачык авыл җирлегендә теркәлгән. Бер ел эчендә сигез такталачыклы мини-ферма төзергә карар кылган. Иске Сәфәр, Күҗәкә авыл җирлекләрендә андыйларның саны алтау булса, Әтәстән – дүрт, Аештан өч шәхси хуҗалык бу юнәлештә хәрәкәт итәргә әзер.
Лидерлар сафын җитәкләгән Такталачык авыл җирлегендә терлек үрчетүгә булган уңай караш әллә ни гаҗәпләндерми, чөнки биредә халык гомер-гомергә сыерлы, сыйлы тормыш белән яшәүне хуп күргән. 2015 елдан башлап дәүләт программаларыннан 19 такталачыклының файдалануы да күп нәрсә хакында сөйли. Такталачык халкы нәкъ менә сөт җитештерү юнәлешенә йөз тота. Җирлектә 372 (!!!) савым сыеры исәпләнә. 400гә якын хуҗалыгы булган җирлек өчен бу мактауга лаек күрсәткеч. Сүз уңаеннан, Актаныш районы буенча иң күп сыер малын нәкъ менә биредә асрыйлар. Мөгезле эре терлекнең гомуми саны 717 баш. Ел эчендә алар мал-баш санын 32гә арттыруга ирешкән. Болар хакында җирлек башлыгы Марс Мансуров бәян итте. Терлекчелек нәҗитәләренә багышланган 24 форма-киңәшмәнең соңгысында Ат сынының Такталачыкка эләгүе дә очраклы түгел, димәк, ә тырыш хезмәтнең лаеклы нәтиҗәсе.
.jpg)
Гомумән, Такталачык крестьян-фермер хуҗалык оештыручылар буенча да районда башлап хәрәкәт иткән җирлек. Бүген биредә өч КФХ гамәлдә. Шунысын да ассызыклыйсы килә: крестьян-фермер хуҗалыклар төрле юнәлештә эш башлаган: Вәлиева Гүзәл терлекчелек буенча булса, Рузил Шәйхразиев игенчелек тармагын үз иткән, Әхнәф Сәетзадин исә бакчачылык юнәлешендә уңышлы нәтиҗәләр күрсәтә.
Сүз дә юк, Такталачык халкының күпләп мал асрарга тотынуына җитди сәбәпләр булган. Җирлектә яшәүчеләрнең берсе генә дә бу эшкә кемнедер шаккаттыру өчен барып тотынмаган. 2000 еллларда, бик күп башка җәмгыятьләр кебек үк, “Таң” хуҗалыгы да, шактый авыр икътисади кризис кичереп, эш кешесенә хезмәте өчен түли алмый башлау чигенә килеп җитә. Шул чакта “Нужа бабай” күпләрне якасыннан китереп тота да инде: “түләүне елга ике тапкыр күрдек - яңа елда һәм сабан туенда. Ә бит гаилә бар, балалар бар. Аларны укытырга, ашатырга, киендерергә кирәк иде”, - дип, ул елларны әле дә булса куркыныч төш кебек искә ала такталачыклылар. Ничарадан-бичара дигәндәй, мал кадерен белүчеләр ихатасында күпләп мал асрауга күчә.
Шөкер, “Таң”ның җитәкчелек дилбегәсе Рафис Миңнеханов кулына күчкәч, вәзгыять тамырдан үзгәрә. Билгеле, бер ел эчендә генә майланган кебек әйләнә башламый хуҗалык тәгәрмәче. Хәер, ул вакытны Рафис Фәрих улы да яхшы хәтерли, “мин килгәндә, бер тонна сөт сава иде “Таң”- ди ул.

Тора-бара тормыш эзгә төшә, хуҗалык хезмәтчәннәре янә авыз тутырып ит-ипи ашый башлый, йорт-җирләрен бөтенәйтә. Алай гына да түгел, Рафис Фәрих улы шәхси секторда мал үрчетү белән ныклап шөгыльләнүчеләрне дә читкә этәрми, киресенчә, адәм баласының туган туфрагына ябышып яшәрлеге өчен уңай шартлар тудыра, аларның һәр башлангычын күтәреп ала. Бүген дә Такталачык халкы Миңнехановка рәхмәт укып яши, чөнки ул авыл халкының хәләл хезмәт нәтиҗәсен – сөтне акчага әйләндерүдә мөһим роль уйный. Хуҗалык Такталачык һәм Теләкәй җирлекләреннән сөт җыюны үз өстенә алган.
- Башка җирлекләрдә сөтне әллә ничә шәхси эшмәкәр җыя. Түләү бәяләре дә төрле, эшмәкәрләр бәя уйната. Мин моны шәхсән үзем авыл халкының намуслы хезмәтеннән көлә дип кабул итәм. Такталачыкта да башта әллә кемнәр җыеп карады сөтне. Хәзер алай түгел, шөкер. Бөтенебез дә сөтне “Таң” хуҗалыгына тапшыра. Бәясе дә канәгатьләндерә, түләү вакыты да. Ай саен уч тутырып акча алабыз. Безгә башка сөт җыючы кирәк тә түгел, - диде, акны карадан шактый күптән аерырга өйрәнгән авыл апасы.
Чыннан да, “Таң” хуҗалыгы ел әйләнәсе сөткә кулай бәя куеп бара. Ноябрь аенда бер литр сөткә 20 сум 50 тиеннән хисап ясаган ул.

- Бәя узган айда бераз гына түбәнрәк булды. Аның билгеле сәбәпләре бар иде. Декабрь аенда инде халыктан сөтне 23 сумнан да ким бәягә җыймау бурычы куйдык. Бәлки, бәя югарырак та булыр. Эшлим, яшим дип тырышкан кешегә аяк чалырга ярамый, - дигән фикерен җиткерде Рафис Фәрих улы.
Халыкның шәхси секторда күпләп мал асравында “Таң” хуҗалыгының ярдәме зур. Пай җирләренә вакытында ясалган исәп-хисап, иркенләп мал йөртерлек көтүлек җирләре, кирәк кадәр күләмдә икмәк, печән-салам – болар барысы да хуҗалыкның ныклы терәге хакында сөйли.Бүген каккан һәр капкада җирлек тормышында хуҗалыкның әһәмияте зур икәне искәртелде. Халык белә, халык рәхмәтле.
57 яшьлек Рим ага Ханов үзен үзе белә - белгәннән бирле терлек арасында кайнашкан. Андыйларны, гомер буе мал асраган, диләр. 2017 елда Хановлар дәүләттән 120 000 сум күләмендә субсидия дә алган.
.jpg)
- Дәүләт бирәм дип торганда, баш тарту ахмаклык булыр иде. Ихатада гомер-гомергә мал асрадык. Соңгы елларда бу эшкә ныклап тотындык. Эшлим дигән кешегә бүгенге көндә мөмкинлек җитәрлек. Мал асрауда бернинди проблема юк. Икмәк, печән мәсьәләләре дә хәл ителмәслек түгел. Кулың эш белсә, ялкау булмасаң, мул тормышта яшисең килсә, авыл җирендә мал тотарга кирәк, - диде Рим әфәнде.
Бүген аларның хуҗалыгында 17 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның җидесе – савым сыеры. Калганнары – ит өчен үстерелгән үгез малы, бозаулар.
-Сөт бәясеннән тулысынча канәгать. Әлегә биш сыер савабыз, калганнары буаз. Шушы малкайларның сөтен сатып, узган айда 27 меңнән артык табыш алдык. Авыл җире өчен аз акча түгел бу, - ди хуҗа.
Бу хезмәтле гаиләдә кояш һәрвакыт иртәнге сәгать дүрттә чыга, кичке сәгать алтыга кадәр ихатада тулы канлы тормыш кайный. Армия сафларыннан кайткан уллары Риман – хуҗалыкта төп ярдәмче. Ул үзе атлар ярата. Төрле ярышларда макталырлык урыннары да бар аның. Ихатада да ат асрый Хановлар. Мал җанлы йортта хуҗалыкта барысына да урын табылган.
.jpg)
Әнәс Хәсәновлар гаиләсе дә Такталачыкта хезмәтләре белән хөрмәткә лаек. Әнәс абый үзе данлыклы терлекчеләр нәселеннән. Мал асрауның нинди авыр хезмәт икәнен ишетеп кенә белми ул.
- Күпләп мал асрауга гаиләдәге чыгышым гына сәбәп булгандыр дип санамыйм. Ашыйсың килсә, тырышырга да кирәк. Төрле чаклар булды инде. Рәхәт тормыш эзләп башланган башлангыч түгел иде бу, - дип, мал тота башлаган елларын искә алды йорт хуҗасы.
.jpg)
Бүген аларның хуҗалыгында 10 баш сыер малы бар. Алтысын савалар.
- Ташланмаган сыерлардан көнлек 75-80 литр сөт савып алабыз. Иң мөһиме, сөткә бәя бар. Көндәлек тапшырылган сөтнең файдасы ай дәвамында шактый җыела, - дип, сүзгә кушылды уңган хуҗабикә Гөлсия ханым.
.jpg)
Киләчәктә Хәсәновлар мал-баш санын тагын да арттыруны күздә тота. 2015 елда мини-ферма булып теркәлгән алар. Биш баш мал белән башланган хуҗалык бүген ярыйсы ук табыш китерә – киләчәктә дә намуслы хезмәт нәтиҗәләре белән сөендереп торсын иде аларны.
.jpg)
Гөлчәчәк һәм Реналь Фәрхиевлар да бәхетне авылдан тапкан. Гөлчәчәк ханым таш каладагы көйле томышын, яхшы эшен әтәч кычкыруыннан башланган авыл таңына үзе теләп алыштырган. Хәзер хуҗабикәнең иртәләре ихата тулы малларны тәрбияләүдән башлана.
- Авылда төпләнүегезгә үкенмисезме?, - дигән сорауны юллыйм Гөлчәчәк ханымга. “Юк” дигән җавабын исә күзләреннән укыйм. Шәһәрнекеннән берни белән дә аерылмый аларның яшәү шартлары: тормыш иптәше Реналь туып-үскән нигездә барлык шартлары булган йорт җиткергәннәр, балаларының кендек каны да туган туфракка тамган. Хәер, гаиләнең яшәеше шәһәрнекеннән аерыла икән: күпкә иркенрәк ләбаса авыл урамнары, кешеләре дә тугандай якын, җаның теләгән эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә зуррак. Монда хәтта сулыш алулары да үзгә.
.jpg)
Реналь әфәнде үзе читкә китеп эшли. Бер ай вакыт шунда үтсә, икенче ай үз иркеңдә: хуҗалыгыңда эшлә, табыш ал, кыскасы, рәхәтләнеп яшә.
- Ай буе терлекләрне тормыш иптәшегез карыймы?
- Әйе, ай буена җитәрлек икмәген, печәнен әзерләп, җайлап китәм. Көндәлек эшләп өйрәнгән эш инде бу, гадәткә кергән.
Быел Фәрхиевлар мини-ферма буларак теркәлгән. Өстәвенә, Минзәлә районы Әтрәкле авылыннан нәселле өч тана алган алар. Әлеге дә баягы, монда да дәүләт ярдәменә аркаланган райондашларыбыз.
- Бер тананың бәясе чама белән 85 000 сум тирәсенә чыкты. Сүз дә юк, мондый башлангычка район, республика ярдәменең сизелерлек саллы булуы этәргеч бирде. Аннан тыш, алты савым сыерыбыз бар. Биш терлекнең тәүлеклек савымы 80-85 литр. Нәселле малга игътибарны арттырасы килүнең сәбәбе дә сөткә барып тоташа, - ди, хезмәтне үз иткән йорт хуҗасы.
.jpg)
Саный китсәң, җирлектә мал тоту бәрабәренә мул тормышка ирешүчеләр шактый. Аларның санын агымдагы елда Данияр Юнысов, Реналь Фәрхиев, Илнур Мәхмүтов, Нәзирә Гафурова, Илгиз Сәетзадин, Иршат Шакиров, Илдус Сәлаховлар тулыландырган. Алар мини-ферма торгызу өчен дәүләттән 200 000-400 000 сум күләмендә субсидия алган.
Билгеле, Такталачык җирлегендә терлекчелек белән шөгыльләнүчеләрнең зар касәләре бөтенләй үк буш түгел. Анысы да гаепкә саналмый - зарланмый гына бара торган тормышта яшәмибез. Бүген шәхси секторны борчучы мәсьәләләр сафында лейкоз авыруы да бар. Хуҗалыклардагы терлектә әледән-әле теркәлеп тора ул. Юкса, сыерларны йөгертү күптән ясалма орлыкландыру бәрабәренә тормышка ашырыла. Хәер, авыл халкы болай да сыер каплауны үгез ярдәмендә башкармый – нәсел ваклана, дип аңлаталар алар моны. Икенче “авырткан” урын – савым аппаратлары. Нигездә, һәр хуҗалыкта берешәр аппарат бар. Булганнарының хезмәт итү срогы шактый: еш ватылу да шунннандыр, бәлки.
- Күпләп терлек асраучыларга, берәр программага кереп, савым аппартлары да кайтартып булмасмы икән? – ди такталачыклылар, - анысы да кызыксындыру чарасы булып торыр иде.
Аннан килеп, сыерларның, аеруча буаз терлекнең сәламәтлеген ешрак тикшереп торырга кирәк дигән фикердә алар. Моның өчен районда махсус УЗИ аппараты бар. Заманча җиһаз берничә тапкырдан да каплатылмый калган терлекнең сәламәтлегенә бәя бирергә дә, иртә сроклада ук буазлыкны билгеләргә дә, хәтта туачак бозауның җенесен ачыкларга да сәләтле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендәге бу аппарат шәхси секторларга да хезмәт күрсәтә. Моның өчен җирлек башлыгы аша алдан заявка бирергә генә кирәк.
Инде субсидияләргә кабат әйләнеп кайтсак, алар киләсе елда да гамәлдә булачак. Терлек үрчетергә теләге булган һәркем алардан файдалана ала. Бу юнәлештәге тулы мәгълүмат җирлек башлыкларында бар. Кызксыныгыз, өйрәнегез, файдасын күрегез.
Сүз уңаеннан, ел дәвамында Актаныш районындагы кайбер җирлекләр дәүләт субсидияләреннән бөтенләй дә файдаланмаган. Бу исемлектә Чуракай, Мәсәде, Киров, Иске Айман, Теләкәй, Пучы, Яңа Әлем, Чалманарат җирлекләре. Сәбәп нидә? Шәһәрчә яшәргә омтылабызмы, җиң сызганып эшләргә җилкә сыегракмы?
Хәер, җилкә сыек булса, бу эшкә тотынмавың хәерле. Мал интектерүгә кайтып калган хезмәт нәтиҗәсе белән барыбер куандыра алмас. Аннан килеп, дәүләт бу субсидияләрне бирә икән, ул авыл кешесе алдына бурычлар да куя. Терлек мал-баш санын биш ел дәвамында саклау - төп шартларның берсе. Аннан соң исә,терлек арттыруны шулай ук дәүләт программалары ярдәмендә дәвам итеп була. Иң мөһиме: дәүләт субсидияләрен максатчан файдалану. Субсидия бәрабәренә торак төзеп кую гына ярамый дигән сүз бу. Аның эчендә мал буырга тиеш.
.jpg)