ЯҢАЛЫКЛАР


18
август 2019 ел.
якшәмбе

-Бердәм дәүләт имтиханын укучы 100 баллга бирә икән, безнең мәгариф өлкәсенә куелган хезмәтебез югары дәрәҗәдә дип әйтә алабыз. Узган уку елында 90 баллдан югары бал җыючы чыгарылыш укучыларын махсус бүләкләдек. Аларның саны елдан-ел арта. Федераль, республика программалары ярдәмендә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытабыз, грантларда, конкурсларда катнашып, укытучыларның тәҗрибәсен баетабыз икән – ул, иң беренче чиратта, укучының белемендә чагылыш табарга тиеш, - Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларның август киңәшмәсендә катнашучыларга шулай дип мөрәҗәгать итте.


17
август 2019 ел.
шимбә

Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе бүген – 17 август көнне район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның мәртәбәле кунаклар белән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм акциясендә катнашуыннан башланды.

Мәдәният йортында фойеда мәгариф конференциясендә катнашучыларны мәктәпләрнең рейтинг күрсәткечләре каршы алды. Иҗади күргәзмәләрдә мәктәпләр -  дөнья югарылыгында уңыш казанган илләрнең мәгариф системасын өйрәнеп,   безнең эшчәнлектәге охшаш якларны, аермаларны, өстенлекләрне тасвирлап күрсәтте. Буыннар бәйләнеше, тарихны барлау Актаныш район үзәге балалар бакчалары туплаган "Чемоданда музей" экспонатларында аеруча да ачык чагылды конференциядә. Дәү әти-дәү әни, әти-әни, бала, тәрбияче - берсе дә читтә калмаган әлеге мавыктыргыч шөгыльдән!

Укытучыларның август киңәшмәсе. “Өстенлекле милли проект: бурычлар, федераль проектлар, төп чаралар” - фоторепортаж.

“Нур Баян” хуҗалыгы бер сыерга 5 килограмм сөтне ничек арттырган? Әлеге сорау авылда яшәп, мал тотучы һәркемне кызыксындыра. Ихатасында мал асраучыны да, фермерны да, хуҗалык җитәкчеләрен дә. 16 август көнне “Нур Баян” хуҗалыгы уңыш серен хуҗалык җитәкчеләре белән уртаклашты. Чөнки хуҗалыклар авылда эшчәнлек темпын билгелиләр, фермерларга да, авыл халкына да яңача уйларга этәргеч бирәләр.

“Нур Баян” хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Гапсәләмов - республикада гына түгел, башка өлкәләрдә дә авыл хуҗалыгы тармагына кертелгән яңалыклардан хәбәрдәр җитәкче. Терлекчелектә малларга азыкны миксерда ваклатып ашатуны 2002 нче елда ук керткәннәр иде алар. Яңа алымны куллану – бер әйбер, ә менә аны фәнгә нигезләнеп эшләтү – икенче. Камилләшә барып, алар инде күптән терлеккә азыкны баланслап бирәләр. Баланслау аларга бер сыерга 1,5 килограмм сөтне арттырырга мөмкинлек биргән. Ә инде азыкның файдалы матдәләрен тикшереп, махсус программа белән фуражны, силосны, сенажны, патоканы кушып, миксерда үлчәп, катнаштырып сыерларга ашаткач, ике ай эчендә бер сыерга 3,5 килограммга кадәр сөт бирүчәнлек арткан. Сыерларга бер төрле, симертү терлекләренә икенче төрле рацион аларның. Эре малларның көнлек үсеше 868 грамм. Хуҗалыкта асралган 2507 эре малның 927 савым сыерлары. Көнлек савым 17 300 килограмм. Баш зоотехник Рәсил Нургалиев һәр рационның үтәлешен, миксерга салынган азыкның үлчәмендә тайпылышлар булмавын эш бүлмәсендәге компьютердан күзәтеп, анализлап бара. Азык цехындагы оператор Ризаев Рәфил эш барышын күзәтчелектә тота. Азык баланслауда 5 процент тайпылыш булу гадәти саналса, аларда ул нибары 2 процент кына.

Ферма территориясендә терлек азыгын саклау һәм әзерләп бирү өчен махсус зона булдырыла. Азык цехы янында сенаж, силос базлары төзелә. Шунда ук янәшәдә салам да, фураж да булачак. Терлек азыгын сыйфатлы әзерләү хуҗалыкка азык өстәмәләре алмый да баланслы ашатуны оештырырга мөмкинлек бирә.

-Безнең әле резерв бар, үз мөмкинлекләребезне оптималь файдаланып бетергәч кенә үсешне арттыруда азык өстәмәләренә күчәчәкбез, - ди, Айрат Салихҗан улы.


16
август 2019 ел.
җомга

«Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс экспертлары (http://provbiz.ru) эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле түләүсез консультацияләр күрсәтәләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.

"Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсының түләүсез "Кайнар элемтә" телефоны 8 800 222-37-22.

Яңа салым режимы Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның гыйнварыннан гамәлгә керде. Татарстан, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре белән беррәттән, һөнәри керемгә салымны сынау буенча дүрт пилот төбәкнең берсе итеп сайланды.

 

“Нур Баян” хуҗалыгында район семинары – фоторепортаж.


15
август 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Янгын “Бүләк” лагереның ике катлы кирпеч бинасында, беренче каттагы гардероб бүлмәсендә чыга. Гиперактив бала гардеробка кереп тәмәке тарткан. Тәмәкесе сүнмәгән һәм янгын чыгуга сәбәп булган. Хәвефкә бирелми торыгыз, “Шартлы төстә янгын чыганагын сүндерү һәм балаларны эвакуацияләү буенча” укулар уздыруның сюжет линиясе бу. Кызганыч, Россиядә балалар ял итә торган лагерьларда күңелсез вакыйгалар еш була. Укулар гадәттән тыш хәл килеп чыкканда аерым күнекмәләр булдыруны күздә тота.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  илебезнең  агросәнәгать комплексын  цифрлы  үзгәртеп  коруның   үсешен һәм  аның  тотрыклы  темпларын билгеләп  үтте. Ведомство  тарафыннан   Россия  Федерациясенең 85 субъектында  уздырылган  тикшеренүләр  нәтиҗәләре  буенча  аларның    20%ында   IT үсешенең һәм  АПКга  технологик  алымнар кертүнең   югары  дәрәҗәдә  булуын күрсәтә,  ә  төбәкләрнең 29%ында  күрсәткечләр  уртача.

Алынган  белешмәләрдән күренгәнчә,  авыл  хуҗалыгында   цифрлы  алымнарны  гамәлгә кертү  темплары  буенча  лидерлар  – Алтай  һәм   Краснодар, Курск, Липецк һәм Самара  өлкәләре, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан  Республикасы. Иң түбән темплар   Еврей  автоном өлкәсендә,  Амур, Киров, Кострома, Магадан һәм  Мурманск  өлкәләрендә,   Камчатка һәм   Приморье крайларында,   Кабарда-Балкар Республикасында  һәм    Карачай-Черкес  Республикасында  күзәтелә.

14 нче август көнне Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышу  максатында   Татарстанның Чүпрәле, Апас һәм Кайбыч районнарында булды.  

 

Кырларны  карап чыкканнан  соң, Марат  Әхмәтов  һәр районның  башлыгы,  хуҗалыклар  җитәкчеләре, фермерлар һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  ярдәм  программаларын  гамәлгә ашыру турында  сөйләде һәм сорауларга  җаваплар  бирде.  

Татарстан Росреестры, үз карамагындагы күчемсез милек объектлары белән шәхси катнашмыйча сату-алу эшләрен тыярга теләүче гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны арту сәбәпле, тиешле гаризалар бирү тәртибен аңлата.

Күчүне,  туктатуны, хокукын чикләү һәм күчемсез милек объектының шәхси катнашыннан башка дәүләти теркәү мөмкинлеге булмау турындагы гариза белән күчемсез милек объекты хуҗасы яки аның законлы вәкиле (ата-аналар, опекун, попечитель) гына мөрәҗәгать итә ала. Ышаныч кәгазе буенча эшләүче зат мондый гаризаны бирә алмый!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования