Фәттахов Энгель Нәвап
улы
Актаныш муниципаль районы башлыгы, Актаныш муниципаль районы Советы рәисе
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
423740, Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш ав., Ленин пр., 17 й.
Телефон:
(85552) 3-44-44
Факс:
(85552) 3-44-44
E-Mail:
Engel.Fattahov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.

2017 елның 8 декабреннән Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы.

2018 елның 12 гыйнварыннын Актаныш районы районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.

Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования