МӘГАРИФ СУЛЫШЫ: Актанышта мәктәп директорлары, бакча мөдирләре киңәште

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Бүген, 25 декабрь көнне, Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашты.

Чара күңелле мизгелләрдән башланды. Яңа Кормаш  һәм Уразай мәктәбе директорлары шушы көннәрдә үзләнең гомер бәйрәмнәрен каршы алды. Җитәкчеләрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

Киңәшмәнең көн кадагына куелган мәсьәләләр арасында төп тема итеп, мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә туклануны оештыру, санитар гигиена торышы куелган иде.

Шулай ук педагогик кадрлар мәсьәләсе, яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү, каникул чорында мәгариф учреждениеләрендә оештырылачак эшчәнлек хакында да фикер алышу булды.

Бу хакта ютубтагы "Актаныш- безнең ZAMAN" каналыннан  https://www.youtube.com/watch?v=-o1TxGfg09A сылтамасы буенча карый аласыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International