Бер ай элек паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. Кичә, 23 декабрь көнне, Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды.
Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 30 декабрь, дүшәмбе көнне, авыл хуҗалыгы идарәсе көче белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла.

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән бозлавык, юлларда көчле бозлавык.
Агымдагы елның августында юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган фиксацияләү комплексы эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге тормышка ашырылды.
Текстның тулы варианты рус версиясендә.
Могҗизалы мизгелләрне күрергә килми калмагыз.
Бүген Актаныш районының унберенче сыйныф укучылары Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашты.
.jpg)
Кышкы сезонны ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев өч мәктәпнең физкультура укытучысына ГТОның алтын билгесен тапшырды. .jpg)
Чалманарат мәктәбеннән Марат Гыйльметдинов, Киров мәктәбе укытучысы Булат Туктаров, Богады мәктәбе укытучысы Марсель Мусин җиденче баскыч нормаларын уңышлы үтәделәр.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2019 елның 23 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- бозлавык, бозлы яңгыр;
- томан (Казаннан башка);
- юлларда көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, юеш кар һәм бозлы яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә. Аерым районнарда бозлавык, томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -4..Һаваның максималь температурасы көндез 0º..-3º.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Энергетиклар көне белән котлыйм!

21 декабрь көнне Актаныш районында ике чиктәш республиканың Урал лигасы" исемен алган уртак волейбол турниры тәүге сезонын япты.