ҖАВАПЛЫ АДЫМ: Актаныш укучылары һөнәр сайларга әзерләнә

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Актаныш районының унберенче сыйныф укучыларыКазан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты вәкилләре белән очрашты. Технология техникумы базасында оештырылган чарага сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия, Актанышның беренче, икенче санлы, Пучы, Киров, Иске Сәфәр,  Татар Суыксуы мәктәпләре,  кадет-интернат укучылары, техникумның югары курс студентлары катнашты.

Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты инженер-техник, физика-математик, IT, социаль-гуманитар, икътисад һәм юридик профильләр буенча белем бирә. Бүгенге көндә әлеге уку йортында Актаныш районыннан 30лап студент белем ала.

Очрашуның максаты - укучыларга һөнәр сайлауда юнәлеш бирү, аларны һөнәр сайлауның җаваплы эш икәненә төшендерү,  хезмәткә уңай караш, белем алуга омтылыш тәрбияләү иде. Чараның әһәмиятен башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева да ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International