ЯРМИНКӘГӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ: Актанышта Яңа ел ярминкәсе гөрләячәк

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 30 декабрь, дүшәмбе көнне, авыл хуҗалыгы идарәсе көче белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла.

Товар ассортименты, гадәттәгечә, бик бай булачак, дип ышандыра оештыручылар: сыер, каз ите, казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.

Сезне Яңа ел ярминкәсенә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары!

Яңа ел ярминкәсе халыкка иртәнге сәгатьләрдә үк хезмәт күрсәтә башлаячак. Һәммәгезне дә базар яны һәм парк  территорияләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International