Татарстанның - Актаныш, Башкортстан республикасының Дүртөйле, Илеш, Бакалы районнарын берләштергән "Урал лигасы" волейбол турниры дүртенче этапның һәм тәүге сезонның гомуми җиңүчесен атады. Һәр этапта җиңүгә ирешеп килгән Актаныш волейбол командасы сынатмады: "Урал лигасы"ның кубогы безнең районда калды. Команданың тренеры - Ленар Ибнеев.