Актанышта Яңа елга әзерлек тулы куәттә бара. Хакимият бинасы каршындагы мәйданда үзәк чыршыны бизәү, тирә-юньне бәйрәмчә матурлау дәвам итә. Утлар балкышына яңа төсмерләр кертү, кар сыннарын үзенчәлекле ясау Яңа ел тамашасын истәлекле мизгелләр белән баетыр дип көтелә.
Яңа елның төп символы булган үзәк чыршы үзенең утларын 25 декабрь - чәршәмбе көнне кабызачак. Могҗизалы мизгелләрне күрергә килми калмагыз. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.