Районыбызның өч укытучысы ГТОның алтын билгесенә лаек булды

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

 Кышкы сезонны ачу тантанасында район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев өч мәктәпнең физкультура укытучысына ГТОның алтын билгесен тапшырды.

Чалманарат мәктәбеннән Марат Гыйльметдинов, Киров мәктәбе укытучысы Булат Туктаров, Богады мәктәбе укытучысы Марсель Мусин җиденче баскыч нормаларын уңышлы үтәделәр.

Мөгаллимнәрне ихластан котлыйбыз, үз үрнәкләрендә укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә актив тартуларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International