23 декабрь көнне район җитәкчелеге, авыл башлыклары, мәктәп директорлары, гомум-гамәли һәм участок табиблары, полиция вәкилләре “Яшьлек” мәдәни үзәгендә ноябрь аена йомгак ясады.
.jpg)
Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарада тагын туу белән үлем, язылышу белән аерылышу, авыр гаиләләр буенча җентекле анализ ясалды, бу юлы да яшәешебезнең чәчәк атуына аяк чалган сәбәпләрне билгеләргә талпындык. Күңелсез саннарның ел ахыры якынлашканда тагын да артуы исә дөрес юлдан барганыбызда шикләнергә мәҗбүр итте.
Яңа ел җитә, дип канатланып йөргән мәлдә киңәшмәдә яңгыраган саннар, чыннан да, артык авыр тәэссир итте. 2019 елда Актаныш районы халкы 425кә кимегән һәм бу әле бары тик 11 айлык нәтиҗә генә. 2018 елда 373 райондашыбызны бакыйлыкка озаткан булганбыз. Хәтерләсәгез, бу саннарны гыйвар аенда яңгыраттык шушы ук “Яшьлек”тә. Ул вакытта да башны тотып утырган истә, бик күп кебек тоелган иде вафат булучылар саны. Быелгы күрсәткечләр әлегә 52гә артык. Декабрьдә ул тагын тулыланачак.
.jpg)
Районның баш табибы Айдар Хәев билгеләп үткәнчә, агымдагы елның бер генә аенда да эш яшендәгеләрнең үлеме теркәлми калмаган. Ноябрь аенда Киров, Меңнәр, Актанышбаш, Мари Суыусуы авылларында казылган берәр кабер дә эш яшендәгеләр өчен булган. Нәтиҗәдә, 2019 елда 75 күкрәп торган кешене без мәңгелек йортка озатканбыз. Иң аянычы: аларның 17сен онкология авыруы гүргә керткән булса, 17 кеше тышкы факторлар нәтиҗәсендә үлгән. 24 райондашыбыз йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында китеп барган.
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев һәр очракка анализ ясап, залда утыручыларны аларның үлем сәбәпләре белән таныштырды.
.jpg)
Район башлыгы Энгель Фәттаховның һәр үлем очрагын да анализлауны таләп итүе юкка түгел – ни өчен аларга вакытында ярдәм күрсәтелмәгән? Ни өчен эш яшендәгеләр кырау суккандай кырыла? Шушы сорауларга ачыклык кертми торып, якты киләчәк хакында ниндидер өметле сүзләр сөйләп булмый чөнки. Кызганычка каршы, бакыйлыкка күчүчеләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган – гаепнең зур өлешен үзләреннән эзләү дөресрәк булыр иде, бәлки. Әмма дөнья белән алыш-бирешләрен өзүчеләргә хәзер инде барыбер – кире кайтасы эшләре юк. Шуңа күрә дә, үлгәннәр үлеп котылса да, алар өчен исәннәр җавап тотты. Бу алга таба да шулай дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, Актаныш районында нәкъ менә юллардагы аварияләрдә вафат булучылар саны һәм үзе теләп бу дөнья белән алыш-бирешләрен өзүчеләр саны кискен үсештә. Нәрсә бу? Ахырзаман галәмәтеме?
.jpg)
425 кешенең 216сы бакый дөньядага 80 яшьнең аргы ягына чыккач күчкән. Бу гомуми үлем күрсәткеченең 51 проценты дигән сүз.
Ел буе демографияне уңай якка үзгәртү юнәлешендә сөйләнгән сүзләр дә, ни кызганыч, чын тормышта чагылыш тапмаган. 2019 елда Актаныш районында 201 бәби туган. Ноябрь аенда нибары унбиш гаиләдә генә яңгыраган нарасыйның тансык тавышы. Декабрь нәтиҗәләре буенча ситуацияне үзгәртерлек туу көтелми дә көтелми инде. Һич югы, төзелгән гаиләләрне булса да саклап калырга иде. Монда да әллә ни өметле күрсәткеч юк: ел эчендә 124 пар теркәлгән булса, 72се аерылышкан. Бу юлы хәтта аерылышу сәбәпләрен дә сорап тормады район башлыгы – ун ай буе ишетеп өйрәнгән “суд аша аерылышалар” дигән сәбәпне унберенче тапкыр тыңларга, чыннан да, теләк тә калмаган иде. Кыскасы, ел аерылышуларның сәбәбен чагылдырган объектив анализ көтеп үтте.
Саф татар районында бу кадәр халыкның кырылуын, дистәләгән гаиләләрнең таркалуын берничек тә аңлатып була торган түгел кебек. Әллә шуңа, 25 формада Актаныштагы туучылар, үлүчеләр, өләнешүчеләр, аерылышучылар стасистикасы Минзәлә, Мөслим, Баулы, Әгерҗе, Сарман, Азнакай районнарыныкы белән чагыштырылды. Моның ни өчен кирәклеген аңлатырга алынмыйм, чөнки үзем дә аңламадым. Терәлеп торган күршеләрнең (Минзәлә, Мөслим районнары) яшәү рәвеше күпмедер кызыксындыру уята алды әле, әмма калган дүрт районның саннарын яңгырату болай да юк вакытны әрәм итү кебек тоелды: күрше күркәсе симезрәк тоела дигән мәкаль искә төште шулай да.
Гадәттәгечә, 25 формада халык сәламәтлеге сагында торган ак халатлы фәрештәләр – гомум-гамәли табиблар үз эшләренә бәя алды.
Диспансеризация һәм гомуми эшчәнлек буенча урыннар аерым чыгарылган иде. Рифа Ибраһимова, Илшат Зәкиев, Светлана Корбановалар башка табибларга үрнәк итеп куелды – алар барлык күрсәткечләр буенча да лидерлык позицияләрен саклап килүчеләр. 25 форма-киңәшмәдә каралган мәсьәләләр арасында табибларның эшәчнлеге аерым, мөһим урын алып тора дисәм, күпләр килешер минем белән. Бәлки яңа елдан аларның хезмәт нәтиҗәләрен дә шушы киңәшмә кысаларында күчмә символик бүләк белән билгеләп үтү урынлы булыр иде.
Киңәшмә кысаларында иң күп спиртлы эчемлек кулланган җирлекләр аталуга да күнегә башладык кебек, тик эчүчелектән генә бизә алган юк. Авыл башлыклары үз җирлекләрен исемлекнең иң ахырда күрергә теләгән бердән-бер таблицадыр ул, мөгаен. Әмма эчүен эчкәч, җавабын да тотарга туры килә. Бу юлы бер кеше башына туры килгән алкоголь күләме буенча “лидерлык” Пучы, Татар Суыксуы һәм Чалманарат авыл җирлекләрендә. “Куркыныч” таблицаны нәкъ менә шулар җитәкли.
.jpg)
Гомумән алганда, ноябрь ае дәвамында Актаныш районында куланылган хәмер күләме бер кеше башына уртача 1,16 литр туры килә. Ел буена караганда, бу күрсәткеч 12,55 литрга тәңгәл. Әмма дә ләкин җирлек башлыклары кибетләрдә сатылган аракыны авыл халкына гына “сылтау” яклы түгел. Ярый әле район аша читләр үтеп-сүтеп йөри, нефть тармагында хезмәт куючылар өчен дә ачык Актаныш – төп хәмер кулланучылар шулар икән, ләбаса.
Эчүнең кая илткәнен барыбыз да белә. Район эчке эшләр бүлегендә трекәлгән тәртип бозуларның, гаилә җәнҗалларының күбесенең башында да шушы хәмер тора. Ай эчендә гаиләләрдә 6 җәнҗал теркәлгән. Актанышта – дүртәү, Зөбәер, Әҗәкүл җирлекләрендә – берәр. Әле монысы полициягә барып җиткәне генә.
.jpg)
Өстәвенә, ноябрь аенда районда авыр гаиләләр саны да дүрткә арткан. Ни кызганыч, монда да саннар үсештә. Аеруча Актаныш авылында даими теркәлеп тора авыр гаиләләр. Эчүчелек булган җирдән иман качуга ачык бер мисал кебек бу. Гомумән, район җирлекләрендә барлыгы 88 авыр гаилә исәпкә алынган, аларда безнең киләчәгебез булган балалар тәрбияләнә. Иң аянычы, мондый гаиләләр балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе тарафыннан үткәрелгән рейдларда һаман ачыклана тора. Нигездә, алар тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларына бармак аша караучы гаиләләр, эшләргә атлыгып тормаучы, аракыны үз иткән әниләр. Социаль яктан куркыныч булган 11 гаилә дә исәптә тора районда.
25 форма-киңәшмә ахырында, гадәттәгечә, җирлекләр берничә күрсәткеч буенча анализланып, нәтиҗәләре бәян ителде. Монда җирлектәге үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, бер кешегә туры килгән алкоголь күләме, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, социаль контракт буенча акчалата ярдәм, җирлектә туган балалар саны кебек мөһим фактлар исәпкә алынган. Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча мактауга лаек җирлек булып Иске Айман танылды. Бу уңайдан Марсель Әхмәтханов Энгель Фәттахов кулыннан тынычлык символы булган пар күгәрчен сынын кабул итеп алды.
2019 елда соңгысы булып теркәлгән 25 форма-киңәшмә үзенең дәвамлылыгы белән дә аерылып торды. Ике сәгатькә сузылды ул. Монда, билгеле, чыгыш ясаучыларның регламент белән исәпләшмәве дә үз эшен эшләде. Әллә ел ахыры булганга, әллә башка сәбәпләр аркасында, залда утырган халыкның таркаулыгы сизелде. Игътибарның зур күпчелеге дә җыелышка түгел, ә куллардагы кәрәзле телефоннарга юнәлтелгән иде.
Районның иң мөһим утырышларының берсе булып саналган 25 формада мондый битарафлык булырга тиешме? Җавапны чарада катнашучылар үзләре беләдер. Әмма яңа елдан киңәшмә эшенә ниндидер яңалык кертергә кирәклеге бәхәссез – инде бу җыелышның да әһәмиятен югалтсак, баш бетте, җәмәгать. Уйланырлык бу, җитди уйланырлык...