Чалманарат балалар бакчасына оештырылган рейдтан соң күпләр өчен кирәкле кешегә әйләндем бит әле. Кесә телефонына шалтыратулар, урамда туктатып, тагын кайчан рейдка чыгасыз, дип сораштырулар атна буена дәвам итте. Рейд оештыруның төп максатын мин, журналист буларак та, ике бала әнисе буларак та, бала кешесенең сәламәтлеген тәэмин итү дип уйлыйм. Кешедән гаеп эзләү, аны фаш итү- бусы- җәмәгать, минеке түгел. Вазифаи зат үз эшен канун таләп иткәнчә башкара икән, бернинди дә гаеп-кыек булмаячак дип уйлыйм.
Шулай итеп бу атнада да рейдка чыктык без. Юлдашларым- район мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Бикмитова һәм туклану буенча белгеч Филария Шәйморатова. 4 нче балалар бакчасына көндезге 11 сәгатькә килдек. Бакчаның капкасы бикле түгел иде. Вахтада каршы алучы булмады.
Ашханәгә үтәбез.
Бакчага күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Ашханә заманча җиһазландырылган, монда эшләүчеләргә комфорт тудырылган. Матур кухняда ризык әзерләү үзе күңелле бит, килешәсездер?! Чыннан да, беренче тәэсирләр үзен аклады, рейд нәтиҗәләре уңай..png)
Пешерү бүлмәсе диварына меню эленгән, биреләсе ризыклар турында мәгълүмат язып куелган.
Нәкъ шәфкать туташы Гөлнәмия Солтанова әйткәнчә, беренчегә- кәбестәле аш, икенчегә- ит һәм дөгедән керпе(еж), компот, ипи. Кичен- яшелчә рагуы, балык котлеты, баллы, сөтле чәй, ипи.
Кәбестәле аш та, "керпе" дә СанПин кагыйдәләре буенча әзерләнгән, тәме балалар аппетиты уята торган.
.png)
Ризыклар электрон үлчәүдә үлчәнә, мәсәлән, әзерлек төркеменә йөрүче балаларга аш- 300 грамм
,
керпе- 70 грамм бирелергә тиеш икән,
кечкенәрәкләргә кимрәк. Ризыклар- технологик картада язылган буенча. Иртәнге аштан проба алып, суыткычка куелган. Ярма, ит саклана торган складларда тәртип, чисталык. .png)
Документларда да тикшерүчеләр хилафлык тапмады.
Көндезге аш алдыннан балалар урамга прогулкага чыгып бара иделәр.
Алардан соң уен бүлмәләре җилләтелергә тиеш. Йокы бүлмәсендәге тәртип тә идарә белгечләрен канәгатьләндерде.
.png)
Урын-җир җыелган, артык әйбер юк. Бүлмәдә саф һава. Юыну бүлмәсендә һәр балага аерым сөлге эленгән, раковиналар ап-ак. Ләкин бүлмә кысан.
Мөдир Миләүшә Әгъләмова, бакчага 140 бала йөрүен, аларга өч тапкыр кайнар аш, бер тапкыр икенче төшке аш(полдник) бирелүен әйтте..png)
Пешекчеләрдән коллектив, ата-аналар канәгать, диде.
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Бикмитова шулай ук рейдтан канәгать калуын белдерде: “Пешерү процессы, чисталык яхшы. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән”,- диде ул.
https://www.youtube.com/watch?v=dTrJsEjF-Yw сылтамасы буенча рейд барышын карый аласыз.
Рейдлар бәйрәм алдыннан тукталып тора, каникуллардан соң мәгариф оешмаларындагы туклану белән танышуны дәвам итәчәкбез.