Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы хастаханәләргә ашыгыч ярдәм машиналары һәм район үзәгеннән ерак урнашкан мәктәпләргә 25 автобус тапшырды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов башкалабыз Казанда узган тантаналы чарада катнашып, Президентыбыз кулыннан олы бүләкне кабул итеп алды.

Хәзерге вакытта Актаныш районында 15 мәктәп автобусы бар. Автобуслар 12 маршрут буенча укучыларны белем учакларына йөртә.
.jpg)
Республика буенча мәктәп автопаркларында исә транспорт чарасы саны 790. Автобуслар 852 маршрутта 22 мең укучыны мәктәпләргә илтә һәм өйләренә алып кайта.
.jpg)
Яңа Ел бәйрәме алдыннан мәктәпләр автопаркы тулылану сөенечле фал.