Сәүдә үзәкләрендә сатып алучыларның хокукларын яклау буенча рейдлар оештырылды, консультацияләр үткәрелде

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары чорында халыкның иминлеген, тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының тотрыклы эшләвен көйләү максатларында Актаныш муниципаль районында Башкарма комитетның икътисад бүлеге тарафыннан пиротехник эшләнмәләрне, Яңа ел бизәкләрен,  электр гирляндаларын саклау, сату белән шөгыльләнүче шәхси эшкуарлар һәм сәүдә нокталары арасында профилактик инструктаж үткәрелде. Аларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында белешмәлекләр, законда билгеләнгән тәртиптә сертификация узмаган пиротехник эшләнмәләрне, электр гирляндаларын сатуны булдырмау, балигъ булмаган балаларга пиротехник эшләнмәләрне сатуны тыю турында белешмәлекләр таратылды.

Шулай ук КБО, универсам биналарында  сәүдә үзәкләрендә  сатып алучыларның хокукларын яклау буенча консультация үткәрелде, кулланучы хокуклары турында белешмәлекләр - брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International