Мәгариф оешмаларында Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә: Кичә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында Яңа Ел бәйрәме узды

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

 Кичә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында узган Яңа Ел тамашасы һәм дискотекадан соң Кыш Бабай күчтәнәчләр мул салынган каплары белән укучыларны сөендерде. Шулай итеп, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Яңа Ел бәйрәмнәре башланды. Гомумән, Актанышта балалар өчен бәйрәм чаралары кышкы каникуллар буена дәвам итәчәк. 26 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр һәр көнне кичке 6 сәгатьтә Хакимият бинасы каршындагы Үзәк чыршы янында җырлы- биюле уеннар оештырыла. Гаиләгез белән, кунакларыгыз белән Үзәк чыршы мәйданына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International