ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 декабреннән 27сенә кадәр аралыкта Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә 35 хәбәр теркәлгән. Атна дәвамында  2 җинаять  эше, 6 административ эш кузгатылган.

Яңа ел яллары чорында Актанышта үтәчәк спартакиадаларга  стартны бу юлы да муниципаль хезмәткәрләр бирәчәк.  3 гыйнвар көнне яңа елның беренче чаңгы юлына нәкъ менә  алар басачак. Спартакиада программасына бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту кебек ярышлар да кертелгән.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы профсоюз оешмалары координация советы һәм муниципаль районның эш бирүчеләре белән социаль партнерлык кысаларында 2020-2022 елларга үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Оешма- предприятие хезмәткәрләренең спартакиадасы 5 гыйнвар көненә билгеләнде. Спартакиадага җыелу иртәнге 9 сәгатьтә Нөркә урманындагы чаңгы базасында. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» бәйгесе үткәрде. Җиңүчеләр арасында Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бар.


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан,  авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында,  Актаныш муниципаль районының Актаныш авылы башкарма комитеты боерык бирә.

Семинар кайсы гына хуҗалыкта оештырылса да, җәмгыятьләрнең итәк-җиңнәре җыелган. “Нигез” хуҗалыгының исә итәк тә, җиң дә даими сызганулы дигән фикер туды. Юк, биредә бу семинарга махсус әзерләнмәгәннәр. Биредәге тәртип инде күптәннән дәвам итә.

Бүген  “Нигез” хуҗалыгында  чираттагы районкүләм семинар үтте. Иң ныклы җәмгыятьләрнең берсе булып саналган хуҗалык белән Дамир Җәлилов җитәкчелек итә. “Нигез”нең һәр тармагында бүген яңарышка омтылыш тоемлана: эшли беләләр биредә.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Актанышның үзәк чыршысы утларын кабызды. Бу инде районыбыз Яңа елны каршы алырга рәсми төстә әзер дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International