Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл башкарма комитеты боерык бирә:
1.Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә бәйрәм чаралары вакытында урамнарда патрульлек итүне тәэмин итәргә.
2. 2019 елның 26 декабреннән(төгәл вакыты көндезге 12.00 сәгать) 2020 елның 2 гыйнварына кадәр (төгәл вакыты төнге 24.00 сәгать) түбәндәге урамнарда автотранспорт хәрәкәтен чикләргә:
- кунакханә бинасы артындагы чаттан Тынычлык проспекты буенча Үзәк стадион стоянкасына кадәр;
- Ленин проспектында район Хакимияте каршындагы мәйданда.
3. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә хәрәкәт туктатыла торган участокта хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә.
4. Әлеге боерыкны Актаныш муниципаль районының рәсми сайтында бастырып чыгарырга.
Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсуновка йөкләтелгән.
.png)