ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Актанышта яңа ел уңаеннан моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм чарасы – Кышкы Сабантуй оештырылды. Берьюлы йөз Кар Бабайны күрү мөмкинлеге тудырылган бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Бүген, 30 декабрьдә, Актанышта  агымдагы елдагы соңгы ярминкә оештырылды.  Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерде

2019 елның 28 ноябреннән 30 ноябренә кадәр Казанда муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасының финал этабы узды. Спартакиадада Актаныш районы муниципаль хезмәткәрләре дә катнашып уңышларга иреште. Район башлыгы Энгель Фәттахов спортчы хезмәткәрләрне котлап изге теләкләрен ирештерде.

 


29
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

Бүген Актанышта үткән Яңа ел бәйрәмнәренең чираттагысы сыендыручы, опека  гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар белән дәвам итте.

Бүген Балалар иҗат үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чарага Кыш бабай белән кунакка хәтта мультфильм геройлары да килгән иде.


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

28 нче декабрь көнне “Бүләк” укыту үзәгендә укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Кышкы каникулның беренче көннәренең берсе балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. “Бүләк” үзәге бу көнне ниндидер әкияти, сихри бәйрәмне хәтерләтә иде. Иң элек бәйрәм кунаклары – 100 уку алдынгысы

Ленин һәм Мәдәният паркындагы әкияти маҗаралы дөнья белән танышты. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкияти маҗаралар  Яңа ел тамашасын тагын да җанландырды. Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Энгель Фәттахов балаларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага яңа ел пакеты бирелде.

“Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы үзәкләштерелгән бухгалтерия” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Әхмәтова Әлфия Мирзанур кызы һәм Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты финанс-бюджет палатасы Мурзина Миләүшә Тимерҗан кызы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Мактау кәгазе бүләкләнделәр.

Хөкүмәт бүләкләрен Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды.

Бүген – 28 декабрь көнне район Советының киңәшмәләр залында  Актаныш районы башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Кышкы пыяланы юу сыеклыклары, ягъни актив матдәләр (ПАВ)не, ароматизаторлар, буягычлар өстәлгән су  эретмәләреннән ясыйлар.

 

 Заманча пыяла юучы сыеклыкларда изопропил спирты, пропиленгликольләр, этиленгликольләр кулланыла.

   ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз товар алып, бәйрәм ямен җибәрмәс өчен ата-аналарга татлы бүләкне дөрес сайларга булышачак.

Беренче чиратта төргәккә, ягъни аның бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк, эчендәге тәм-томнар тышкы йогынтыдан яхшы сакланырга тиеш, төргәк ябык, сытылмаган һәм деформацияләнмәгән булсын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International