БЕЗНЕҢ ЭКСКЛЮЗИВ: Актанышта беренче тапкыр Кар Бабайлар парады оештырылды (+ФОТОЛАР)

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бүген Актанышта яңа ел уңаеннан моңа кадәр күрелмәгән бәйрәм чарасы – Кышкы Сабантуй оештырылды. Берьюлы йөз Кар Бабайны күрү мөмкинлеге тудырылган бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды. Үзәк урам буйлап атлаган Кар Бабайларны каршы алырга халык та шактый җыелган иде.

Авыл җирлекләреннән, оешма-предприятиеләрдән килгән Яңа ел кунаклары чанада да узышты, волейбол да уйнады, кар та атышты. Ахырда җиңүче командалар билгеләнеп, аларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International