Татлы бүләкләр сайларга өйрәнәбез

2019 елның 28 декабре, шимбә

Балалар өчен яңа ел - ул чып-чын әкият. Һәр бала Кыш Бабайдан төрле тәм-томнар тулы зур бүләк күчтәнәч кабы алырга тели.

   ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре сыйфатсыз товар алып, бәйрәм ямен җибәрмәс өчен ата-аналарга татлы бүләкне дөрес сайларга булышачак. Беренче чиратта төргәккә, ягъни аның бөтенлегенә игътибар итәргә кирәк, эчендәге тәм-томнар тышкы йогынтыдан яхшы сакланырга тиеш, төргәк ябык, сытылмаган һәм деформацияләнмәгән булсын.

   Шулай ук ярлыгына игътибар итү мөһим, анда җитештерүче, җитештерү датасы, яраклылык срогы, нетто массасы һәм саклау шартлары күрсәтелергә тиеш.  Җыелмага кәнфитләрнең исемнәре, авырлыгы һәм саны булган исемлек кушып бирелергә тиеш.

   Уңышлы сатып алу шартларының берсе булып тәм-томнар җыелмасын оештырылган сәүдә урыннарында сатып алу тора. Кремлы һәм тиз бозыла торган эчлекләрдән ясалган тәм-томнар җыелмасын алырга кирәкми. Әгәр дә татлы бүләктә уенчык булса, ул аерым пакетка салынырга яки төргәкнең тышкы ягында булырга тиеш.

   Яңа ел бүләге сыйфатсыз булса, аны кайтарырга яки алыштырырга мөмкин булуын да онытмаска кирәк. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 18 статьясы нигезендә, үз хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне яклый аласыз. Әлеге статья нигезендә, кулланучы, әгәр дә сатучы тарафыннан кисәтелмәгән булса, товарда кимчелекләр ачыклаган очракта, үз теләге белән түбәндәгеләргә хокуклы:

- шушы ук маркалы товарга (шул ук модель һәм (яки) артикулга) алыштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркалы (модель, артикул) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;

- сатып алу бәясен киметүне таләп итәргә;

- сатып алу-сату шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә.

   Хокукларыгызны һәм законлы мәнфәгатьләрегезне яклау турындагы барлык сораулар буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: 71-43-03.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International