28 нче декабрь көнне “Бүләк” укыту үзәгендә укучылар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме үтте. Кышкы каникулның беренче көннәренең берсе балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. “Бүләк” үзәге бу көнне ниндидер әкияти, сихри бәйрәмне хәтерләтә иде. Иң элек бәйрәм кунаклары – 100 уку алдынгысы
Ленин һәм Мәдәният паркындагы әкияти маҗаралы дөнья белән танышты. Бәйрәмдә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкияти маҗаралар Яңа ел тамашасын тагын да җанландырды. Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Энгель Фәттахов балаларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага яңа ел пакеты бирелде.