ЯҢА ЕЛ МИЗГЕЛЛӘРЕ: Актанышта бәйрәм ярминкәсе гөрләде (+ФОТОЛАР)

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бүген, 30 декабрьдә, Актанышта  агымдагы елдагы соңгы ярминкә оештырылды.  Халык көтеп алган, матур традициягә әверелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерде.

Товар ассортименты, гадәттәгечә, байлыгы, муллыгы белән аерылып торды: сыер, каз ите, казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары бар иде сатуда.

Бәйрәм алды ярминкәсе белән район башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов таныштып чыкты. Бәйрәм төсмерләре белән бизәлгән ярминкәне райондашларыбыз бик җылы кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International