Бүген Актанышта үткән Яңа ел бәйрәмнәренең чираттагысы сыендыручы, опека гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар белән дәвам итте. Опека һәм попечителлек бүлеге, һәр елдагыча, сыендыручы гаиләләрне җыйнап, бик күңелле тамаша оештырды. Балалар иҗат үзәгендәге күңелле бәйрәмдә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова да катнашты.