Оешма- предприятие хезмәткәрләренең спартакиадасы 5 гыйнвар көненә билгеләнде. Спартакиадага җыелу иртәнге 9 сәгатьтә Нөркә урманындагы чаңгы базасында. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана.
Чаңгы ярышы Нөркә урманындагы чаңгы базасында, өстәл теннисы, бадминтон, аркан тартышу “Батыр” спорткомплексында, йөзү “Дулкын” бассейнында, шахмат- балалар иҗат үзәгендә үткәрелә.
Ярышларга кергәндә спортчының паспорты һәм авыл җирлегендә пропискасы булуы тикшерелә. Мәктәп һәм техникум укучылары ярышларга кертелми.
Җиңүче һәм призерларга башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.