Яңа ел яллары чорында Актанышта үтәчәк спартакиадаларга стартны бу юлы да муниципаль хезмәткәрләр бирәчәк. 3 гыйнвар көнне яңа елның беренче чаңгы юлына нәкъ менә алар басачак. Спартакиада программасына бадминтон, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту кебек ярышлар да кертелгән.
4 гыйнвар көнне эстафетаны мәгариф хезмәткәрләре кабул итеп алса, районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре 5 гыйнварда үзара көч сынашачак. 6 гыйнар көнне чират авыл җирлекләре командаларына килеп җитә.
Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында оештырылучы чаралар планына махсус Кыш бабай призына оештырылганнары да бар.
Алар:
2 гыйнвар – шахмат ярышы (Балалар иҗат үзәге)
2 гыйнвар – мини-футбол (“Иман” спорткомплексы)
3 гыйнвар – бадминтон ярышы (“Батыр” спорткомплексы)
4 гыйнвар – өстәл теннисы (“Батыр” спорткомплексы)
5 гыйнвар – волейбол ярышы (“Иман” спорткомплексы)
5 гыйнвар – акробатика ярышы (“Иман” спорткомплексы)
6 гыйнвар – йөзү ярышы (“Дулкын” йөзү бассейны)
7 гыйнвар – дзюдо ярышы (“Иман” спорткомплексы)
7 гыйнвар – көрәш ярышы (“Батыр” спорткомплексы)