Бүген Актанышның үзәк чыршысы утларын кабызды. Бу инде районыбыз Яңа елны каршы алырга рәсми төстә әзер дигән сүз. Быелгы бәйрәм Актанышта яңа төсмерләргә бай булачак. Үзәк чыршынының урынын алыштыру да райондашларыбыз өчен зур яңалык булды.
Хакимият йорты каршында оештырылган бүгенге бәйрәмдә район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты. Ул җыелган халыкны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, үзәктә барлыкка китерелгән бизәлешнең, тау-шугалакларның искечә яңа елга кадәр халыкны сөендерәчәген җиткерде. Энгель Нәвап улы бәйрәм ялларында райондашларыбызны, кунакларны әлеге әкияти матурлыкны күрергә чакырды.
Чыршы утлары кабынганнан соң, район башлыгы, урынбасарлары белән берлектә, төп Яңа ел чаралары уздырылачак парклар белән танышып чыкты.