Актаныш районы территориясенә караган юлларда бу атна эчендә алкоголь кулланган хәлдә ике автомобиль йөртүче тоткарланган. Аларның берсе 1984 елгы Яр Чаллы шәһәре гражданы булса, икенчесе 1985 елгы Казан шәһәрендә яшәүче.
Сүз уңаеннан, бер атна аралыгында Актаныш районы территориясендә 82 юл-транспорт хәрәкәтен бозу очрагы һәм 10 юл һәлакәте теркәлгән.
Бу хакта Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә.