Актаныш районының авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре республиканың иң яхшы хезмәткәрләре исемлегендә

2019 елның 27 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре-2019» бәйгесе үткәрде. Җиңүчеләр арасында Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә бар.

"Актаныш" агрофирмасыннан Нургали Шәйгәрдәнов "Иң яхшы зоотехник, «Нигез» ҖЧҖнән Рузил Зәкиев «Иң яхшы агроном», Нур Баян исемендәге хуҗалыктан Илүс Хәмидуллин «Иң яхшы инженер», «Алга» ҖЧҖнән Илгизәр Шәйхәйдәров «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч»,

«Башак» ҖЧҖнән Альмира Хуҗина «Иң яхшы икътисадчы», «Алга» хуҗалыгыннан Рәмүзә Закирова «Иң яхшы хисапчы» номинациясендә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International